Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәмәгать транспорты – алабугалыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе

Түләү артуга карамастан, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырмый, дип зарлана алабугалылар социаль челтәрләрдә.

Шәһәр транспортында йөрү өчен түләү 1 марттан дүрт сумга артты. Йөртүчеләр шул вакытта кагыйдәләр дә, хәрәкәт тәртибе дә үтәлер дип вәгъдә иттеләр. Маршруткаларның раписаниесе шәһәр сайтына куелган һәм аны бөтен кеше дә карый ала. Документ буенча, 4нче микрорайонда Нечаев урамындагы ахыргы тукталыштан иң соңгы рейс 22 сәгать 35 минут дип куелган. Бу 6нчы маршрут буенча килү вакыты. Алабугалыларның сүзенә караганда, «өчле» һәм "сигезле"ләр әле ничек булса да йөри, ә менә 4, 5 һәм 6нчы маршруттагыларны кичке сигездән соң көтү катлаулырак. Шул ук документка карасаң, андый маршрутлар кичен 12 булырга тиеш.
Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, кичке сәгать сигездән соң, мәсәлән, Ленин мәйданыннан Үзәк базарга хәтле китү мөмкин түгел диярлек. Чынлыкта бу маршруткаларның булу-булмавын хәбәрчебез тикшереп карарга булды. Атна дәвамында ул төрле тукталышларда кичке сәгать сигездән тугызга кадәр 4, 5 һәм 6нчы маршруткаларның йөрешен күзәтте. Бер көнне генә "алтылы«ны 20 сәгать 17 минутта теркәргә мөмкин булды.
Тукталышларда алабугалылар белән сөйләшеп, алар җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьме, нинди тәкъдимнәре бар, шуны ачыкладык.
Пенсиядәге Николай Кудрявцев Тынычлык проспектында автобус көтә иде, борчылганы күренеп тора. Янына килеп, кемлегемне әйттем. Сорыйм, күптән көтәсезме? «20 минут торам инде, тынычлыгым бетте, автобуслар юк. Бик начар йөриләр. Кичләрен мин сирәк йөрим, күбесенчә көндез. Элек зур автобуслар бар иде, хәзер маршрутка килсә дә, эче тулы, басып барасы. 4нче микрорайонга җәяүләп китәргә бик ерак», — ди ул.
Аның белән сөйләшкән арада, тукталышка бер хатын-кыз килде. Аннан да җәмәгать транспортының җитешсез яклары бармы дип сораштым. 
— Беләсезме, бар. Мин пенсиядә, эшлим. Кайвакыт озак көтәсең, хәзер менә килдем генә — маршрутка, шулай да була. Мин 12нче микрорайонда эшлим, 4 һәм 5нче маршрутлардан файдаланам. Элек җәяү йөрдем, ерак барасы булмагач. Күптән түгел 4нче микрорайонга күчендем, шуңа да хәзер эшкә маршруткада йөрим. Кичен сәгать 7 тулып 45 минутлар тирәсендә китәм, шуннан соңрак автобуслар йөриме-юкмы, әйтә алмыйм, — ди Нурия Мәхмүтова.
Урамның икенче ягында Яшьләр урамындагы тукталышта автобус көтеп утыручы хатын-кызга да шул ук сорауны бирдек.
— Кимчелекләр бар. Ял көннәрендә бөтенләй китеп булмый. Мисал өчен, кичләрен миңа, алтынчы яртыда, «дүртле» кирәк — көтеп җиткерә алмассың. Көтәм-көтәм дә, такси чакыртам яисә башка тукталышка — Мәдәният сараена кадәр китәм.

Маршруткаларның шәһәр сайтына куелган расписаниесе
http://xn--80aacgcdh2cyaav6b.xn--p1ai/tinybrowser/files/dokumenty/postanovlenie-rik/2021/404/404_vse_nov.pdf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев