Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мин бит татар малае

Менә инде өченче ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 29 нчы номерлы "Алтын балык" балалар бакчасында "Мин бит татар малае!" балалар иҗаты бәйгесе оештырыла һәм үткәрелә.

Ул быел Табигатьне саклау елына багышланды. Бәйге ике турда үтте. Беренче сайлап алу турында 25 балалар бакчасы катнашты, алар арасында Алабуга шәһәре, Кукмара шәһәре, Мөслим авылы балалар бакчалары да бар иде . Шулардан 11 балалар бакчасы жюри вәкиллекләре тарафыннан финалга чыкты. Финал туры "Мин бит татар малае!", 27 апрельнең 2017 елында "Алтын балык" исемендәге № 29 балалар бакчасында уздырылды. Малайлар - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, үз сәләтләрен күрсәттеләр: матур итеп үзләре турында шигырьләр сөйләделәр, татар телендә җырлар җырладылар, бию осталыкларын тәкъдим иттеләр. Конкурсантларыбызга ярдәм йөзеннән килгән төркем балалары да үз сәләтләрен күрсәттеләр. Тимур Мельников башкаруындагы скрипка уены "Ай былбыл" көе конкурска үзенчәлекле мәгънә өстәде, ә инде шушы көйгә кушылып Кадрия Наил сүзләренә язылган шигырьне Хабибуллина Камилә башкаруы барлык кунакларның йөрәгендә уңай тәэсир калдырды. Әнвәр Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенә йөрүче "Саз" ансамбле башкаруындагы "Сандугач, күгәрчен" җырын тыңлап, балаларның талантына хәйран калырлык!

"Мин бит татар малае-2017" җиңүчесе дип Кукмара шәһәренең 7 нче санлы "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүче Рөстәм Мөбәрәкшин яулады. Калган малайлар төрле номинация җиңүчеләре булдылар.

Алабуга шәһәреннән:

"Иң яхшы җырчы" - Данир Абдрафиков, МБДОУ № 31,

"Иң яхшы биюче" - Булат Гыйльманов, МБДОУ № 27,

"Иң кыю малай" - Дамир Әхмәтвәлиев, МБДОУ № 12,

"Иң җитез малай" - Әмир Имаметдинов, МБДОУ № 26,

"Иң сәләтле малай" - Ильяс Сираев, МБДОУ № 34,

"Иң тырыш малай" - Булат Мухаметханов, МБДОУ № 25,

"Иң сөйкемле малай" - Альмир Рустемханов, МБДОУ № 16,

"Иң мөләем малай" - Марсель Ишмурзин, МБДОУ № 29,

"Иң уңган малай" - Данил Мироваев, МБДОУ № 30,

"Иң ягымлы малай" - Фәргать Ногманов, МБДОУ "Ләйсән" Мөслим районы.

Нигезләмә кысаларының 2 бәйгесе булып, "Иң яхшы түбәтәй һәм иң яхшы калфак" иҗат эшләре конкурсы оештырылды һәм үткәрелде. Шәһәребездән һәм күрше-тирә районнардан 200 гә якын эш кабул ителде. Балалар бакчасы холлында уникаль күргәзмә әсәрләре узды: бисер, алтын җепләр белән чигелгән эшләр барысыда кулдан чигелгән иде. Халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру максатыннан оештырылган эшләрнең нәтиҗәләре билгеле булды. "Иң яхшы түбәтәй" иясе исеменә Алабуга шәһәренең 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Низамутдинова Г. И. лаек дип табылды. "Иң яхшы калфак" исеменә Алабуга шәһәренең 6 нчы "Башаккай" балалар бакчасы тәрбиячесе Саетгалеева Р. Р. ия булды. "Иң иске калфак" номинациясен Әгерҗе районының Салауш урта мәктәбеннән Халматова В. З., Исмәгыйлева А. С. (калфак 1895елгы) җиңеп чыктылар. Жюри вәкилләре, кунаклар һәм катнашучылар бәяләгәнчә, чара югары дәрәҗәдә үтте. Барлык җиңүчеләргә, катнашучыларга дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Резидә ДӘҮЛӘТШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев