Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ми­не кыз­га­ныр­га ки­рәк­ми!

Без­нең хә­бәр­че­ләр­гә 14 яшь­лек Ил­сө­яр Га­зи­зо­ва се­рен чи­шеп: "Ми­нем иң зур хы­я­лым өй­дән чы­гып ка­чу.... мәк­тәп­кә",- ди­де.

"Бер дул­кын­да" дип атал­ган му­ни­ци­паль фес­ти­валь­дә һәм мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле бул­ган­нар ара­сын­да уз­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фес­ти­валь­дә җи­ңү яу­ла­ган кыз ел са­ен уза тор­ган га­ла-кон­церт­та кат­на­шу­дан баш тар­тыр дип бер­кем дә уй­ла­ма­ган.

Ил­сө­яр­нең хә­зер ре­пе­ти­ци­я­ләр­гә йө­рер­гә, ши­гырь­ләр ят­лар­га ва­кы­ты юк шул, аның ин­де ка­бат ин­ва­лид ар­ба­сы­на уты­ра­сы кил­ми. Ул ар­ба­дан кул­тык­са та­як­ла­ры­на, ан­на­ры бер ге­нә та­як­ка күч­кән. Ә бу ни­ка­дәр зур са­быр­лык һәм ты­рыш­лык со­рый тор­ган хез­мәт. Ил­сө­яр­нең иң зур те­лә­ге -баш­ка ба­ла­лар бе­лән бер­гә мәк­тәп­тә уку һәм аңа ире­шү өчен ул сә­гать­ләр буе шө­гыль­лә­нер­гә дә ри­за.

Са­бый бер ки­лог­рамм­лы гы­на бу­лып дөнь­я­га кил­гән, өч яшен­дә ин­ва­лид ар­ба­сы­на утыр­ган. Әти-әни­се аның сә­ла­мәт­ле­ге өчен ни­ләр ге­нә кул­ла­нып ка­ра­мый да, нин­ди ге­нә бел­геч­ләр­гә йөрт­ми­ләр, елы­на ике тап­кыр са­на­то­ри­я­ләр­гә дә­ва­ла­ныр­га алып ба­ру - бер­се дә кал­мый...

Бә­хет­лә­ре­нә, Ала­бу­га­да "Аст­ра" тер­нәк­лән­де­рү үзә­ге ачы­ла. Хә­зер га­и­лә­гә (Ил­сө­яр­нең әле ике иге­зәк сең­ле­се дә бар) бер-бер­сен­нән озак ва­кыт­ка ае­ры­лып то­рыр­га ту­ры кил­ми. Ти­еш­ле дә­ва­лау курс­ла­рын алар ин­де шә­һәр­дә ге­нә уза.

Баш­лан­гыч сый­ныф­та укы­ган­да Ил­сө­яр­не әни­се класс­таш­ла­ры яны­на алып ки­леп, алар янә­шә­се­нә га­дә­ти пар­та ар­ты­на утыр­та, озын тә­нә­фес­ләр­дә аш­ха­нә­гә дә алып тө­шә тор­ган бу­ла. Укы­ту­чы­ла­ры Ил­сө­яр­не ты­рыш, җа­вап­лы һәм зи­рәк бу­луы бе­лән бал кор­ты­на тиң­ли­ләр. Ул ни­гез­дә, "дүрт" һәм "биш" бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый. Ур­та сый­ныф­лар­га күч­кәч, бер дә­рес­тән икен­че­се­нә кү­чү өчен сый­ныф бүл­мә­лә­рен алыш­ты­рып йө­рер­гә ту­ры кил­гән­лек­тән Ил­сө­яр­гә уку­ын өй­дә дә­вам итү­дән баш­ка юл кал­мый. Дә­рес­ләр кү­лә­ме өч тап­кыр­га кыс­кар­ма­сын өчен Ил­сө­яр­нең әни­се күп­ме бу­са­га­лар­ны тап­тый һәм ни­һа­ять ра­йон баш­лы­гы­ның шәх­си ка­бул итүе ва­кы­тын­да Ген­на­дий Емель­я­нов әле­ге со­рау­ны ба­ла фай­да­сы­на хәл итә.

Опе­ра­ци­я­ләр, кай­гы-бор­чу­лар, күз яшь­лә­ре... бо­лар бар да әле­ге га­и­лә ба­шын­нан кич­кән авыр­лык­лар. Мон­дый чак­лар­да Ил­сө­яр­гә "Аст­ра" һәм "И­ге­лек­ле­лек пла­не­та­сы"н­да уза тор­ган шө­гыль­лә­нү­ләр яр­дәм итә. "И­ге­лек­ле­лек пла­не­та­сы"н­да сә­ла­мәт­ле­ге чик­ле һәр ба­ла үз кү­ңе­ле­нә оша­ган эш бе­лән ма­вы­га, мон­дый тү­гә­рәк­ләр ат­на­га ике тап­кыр уза.

Ил­сө­яр бик ма­тур итеп ши­гырь­ләр укый, ул бе­рен­че тап­кыр Ала­бу­га сәх­нә­се­нә ин­ва­лид ар­ба­сын­да чы­га, ан­на­ры Ка­зан­га ба­ра. Аңа Рес­пуб­ли­ка фес­ти­ва­лен­дә "Иң ачык сән­гать об­ра­зы өчен" дип­ло­мы тап­шыр­гач, яны­на Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов ки­лә. Кыз әни­се­нә то­рып ба­сар­га те­лә­вен әй­тә, ул ва­кыт­та әле аның аяк­ла­ры бик көч­сез бул­ган­га, әни­се­нең үгет­ләү­лә­ре­нә дә ка­ра­мый Ил­сө­яр ар­ба­дан то­ра. Җыр­чы янә­шә­сен­дә фо­то­га тө­шә. Әле­ге ис­тә­лек "Без бер­гә күп­не бул­ды­ра­быз" ди­гән га­зе­та яз­ма­сы бе­лән га­и­лә ар­хи­вын­да ка­дер­ләп сак­ла­на.

Ил­сө­яр­нең хә­зер төп мак­са­ты - аяк­ка ба­су. Ул үзе­нең җи­ңү­лә­ре ха­кын­да ба­ры "Әй, кыз­ган­ды­лар ин­де", дип ке­нә әй­тә. Әни­се­нең үз­лә­ре ки­чер­гән авыр­лык­ла­ры, ты­рыш­лык­лар нә­ти­җә­сен­дә иреш­кән уңыш­ла­ры ха­кын­да сөй­лә­вен дә ты­ныч кы­на тың­лап уты­ра ал­мый. Аның янә­шә­дә­ге­ләр яр­дә­ме бе­лән тү­гел, ә нәкъ ме­нә үз кө­че­нә та­я­нып яши­се ки­лә. Шу­ңа да, өй­дә­ге эш­ләр­не дә үзе эш­ләр­гә ты­ры­ша. Дип­лом­на­ры са­лын­ган файл­лар­ны киш­тә­дән үзе ала, аш бүл­мә­сен­дә кай­нап утыр­ган аш­ны да үзе сүн­де­рә.

- Ка­ми­лә бе­лән Ру­зи­лә (се­ңел­лә­ре) ми­не ир­тә­рәк уят­са­лар, сө­е­нәм ге­нә, чөн­ки кө­нем озын­рак бу­ла. Ашыйм да вер­ти­ка­ли­за­тор­га ба­сам, хә­зер ан­да ике сә­гать шө­гыль­лә­нәм ин­де. Әни ар­кам­ны һәм тез­лә­рем­не ту­рай­та, дә­рес­ләр­не бас­кан ки­леш хә­зер­ләр­гә, те­ле­ви­зор­ны да аяк өс­те ка­рар­га мөм­кин. Укы­ту­чы­лар төш­тән соң ки­лә, дә­рес­ләр­не ял­лар­да әзер­ләп ку­ям. Баш­ка­лар­дан ка­лыш­мау өчен 4-5 па­раг­раф уза­быз. Аяк­лар өчен тре­на­жер­да шө­гыль­лә­нәм. Агач­ка көй­де­реп рә­сем ясыйм, ин­тер­нет­ка ке­рәм, ке­ше­нең тор­мы­шы ин­де чик нок­та­га ба­рып җи­теп тә, үзен­дә шу­ны җи­ңә алыр­лык көч тап­кан­нар ту­рын­да те­ле­тап­шы­ру­лар ка­ра­ра­га яра­там. Өй­дән мәк­тәп­кә ка­ча­сым ки­лә.

Ил­сө­яр­нең әти-әни­се Ала­бу­га­да яшәү­лә­ре­нә шат­ла­нып бе­тә ал­мый, чөн­ки мон­да та­ләп­чән, та­лант­лы, иҗа­ди 8 нче мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры, "И­ге­лек­ле­лек пла­не­та"­сы тәр­би­я­че­лә­ре, "Аст­ра" хез­мәт­кәр­лә­ре бар. Алар ба­ла­ны ар­ба­дан тор­гы­зу­га күп көч түк­кән, сә­ла­мәт­лән­де­рү физ­куль­ту­ра­сы алып ба­ру­чы Оль­га Ев­гень­ев­на­га һәм "И­ге­лек­ле­лек пла­не­та­сы" җи­тәк­че­се Таң­сы­лу Сол­та­но­ва­га чик­сез рәх­мәт­ле. Таң­сы­лу Сол­та­но­ва - сә­ла­мәт­ле­ге чик­ле ба­ла­лар­ны һәм алар­ның әти-әни­лә­рен бер­гә туп­лап, алар өчен ае­рым би­на та­бып, ан­да төр­ле тү­гә­рәк­ләр оеш­тыр­ган ару бел­мәс җи­тәк­че. Күп­ме ба­ла­лар­га аның ты­рыш­лы­гы бе­лән кыйм­мәт­ле тре­на­жер­лар, вер­ти­ка­ли­за­тор­лар би­рел­гән.

Ала­бу­га­да сә­ла­мәт­ле­ге чик­ле бул­ган­нар­ның дүрт оеш­ма­сы "Го­мум­рос­сия сә­ла­мәт­ле­ге чик­ле­ләр җәм­гы­я­те", "Го­мум­рос­сия күр­мәү­че­ләр җәм­гы­я­те", "За­кал", ба­ла­лар өчен "И­ге­лек­ле­лек пла­не­та­сы" эш­ли. Алар­ның һәр­кай­сын­да сә­ла­мәт­ле­ге чик­ле бул­ган йөз­ләп ке­ше, һәр­кай­сы­ның үз та­ри­хы, үз тор­мы­шы. Лә­кин алар­ның ба­ры­сын да тор­мыш­ны яра­ту, рух нык­лы­гы һәм тор­мыш­ны үз­гәр­тү мак­са­ты бе­ләш­те­рә. Ан­дый­лар­га би­та­раф бул­мыйк!

На­лия Ка­сый­мо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев