Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минем укытучыларым!

Көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе — Укытучылар көне! Ә мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярыймы соң? Юк, әлбәттә.

«Укытучы»... «Мәктәп»! — Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
«Укытучым» дип телем әйткән чакта, 
«Мәктәбем» дип йөрәк эндәшә.
Көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе — Укытучылар көне! Ә мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярыймы соң? Юк, әлбәттә.
Укытучы хезмәте — авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Безнең Морт төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар бик күп. Шуларның берсе минем беренче укытучым — Әлфинур Әхтәм кызы Закирова. Ул минем икенче әнием кебек. Әлфинур апа безне каләм тотып язарга, санарга, хәреф танырга өйрәтте. Ул − бик әйбәт укытучы: гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Укучыларны ярата һәм аларның яхшы кеше булып үсүләрен тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгәне юк, бөтен сорауларга да җавап таба, һәрберебезнең хәленә керә.
Урта сыйныфка аяк баскач, безне төрле фән укытучылары укыта башлады. Фәнил Васыйл улы Хадиев — мәктәбебезнең директоры. Ул җәмгыять белеме һәм тарихның борынгы мирасын табарга өйрәтә. Светлана Михайловна Смехова — безнең сыйныф җитәкчесе, математика һәм физика фәннәрен укыта. Татар теленең нечкәлекләренә Рузилә Габдрәшит кызы Әхмәтҗанова төшендерә, ә инглиз теленең серләрен Зөлфирә Нияз кызы Гобайдуллина ачып бирә. Рус теле һәм әдәбиятын Зөлфирә Габделнур кызы Тихомирова укыта. Ин яраткан фәнебез булган физкультура дәресен Данияр Шәкур улы Нуриәхмәтов алып бара. Әйләнә-тирәдәге табигать үзгәрешләренә биология һәм география укытучысы Ләйсән Хатыйп кызы Галиева төшендерә. Хезмәтне яратып, эш сөючән булып үсәргә технология укытучысы Фәрит Габделнур улы Гобайдуллин ярдәм итә. Химия фәне серләренә Рузия Мәҗит кызы Гайнанова өйрәтә. Тормыш иминлеге нигезләрен Габдрәшит Әхәт улы Гайфетдинов алып бара. Башлангыч сыйныф укучыларына Ләйсән Әнәс кызы Муратова һәм Диана Сергеевна Балобонова белем бирә. Театр серләренә Ләйлә Мулланур кызы Фәрхетдинова өйрәтә.
Укытучыларым... Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Сабый күңеленә сез чәчкән орлыклар шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Хөрмәтле, укытучыларым!!! Әйтер сүзләремне яраткан шагыйрем Фәнис Яруллин шигыре белән әйтеп бирәсем килә:
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга Сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт —
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Юатырга Сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк —
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак Сез кирәк!
Басыйр ГАЙНАНОВ, Морт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

Укытучыларым!
Бар безнең мәктәптә
Бик яхшы укытучылар.
Чыгаралар өйрәтеп
Тәртипле укучылар.
Сыйныф җитәкчебез безнең —
Рузия Мәҗит кызы.
Безне яратып кына
Улым, кызым дип сөя.
Рузия апа өйрәтте
Бишкә бишне кушарга,
Өйрәтте ул алфавитны
Яттан сөйли белергә.
Кулдан тотып өйрәтте
Хәрефләрне язарга.
Дәфтәрдәге поляны да,
Туры итеп сызарга.
Квадрат, түгәрәк ясарга
Рузия апа өйрәтте.
Авыр мәсьәләләрнең дә
Чишелешен күрсәтте.
Хеллоу, диеп килеп керә
Зөлфирә апа дәрескә.
Ворк, диеп,матур итеп,
Өнди иде ул эшкә.
Инглиз телен өйрәтә ул
Безнең барыбызга да
Онытмабыз мәңге аны
Олыгайган көндә дә.
Фәрит абый дәресләрен 
Шулай ук яратабыз.
Хезмәт дәресләрендә
Күп әйберләр ясыйбыз.
Агачны да, тимерне дә
Тыңлатабыз без хәзер,
Нинди эш кушсалар да
Эшләргә инде әзер.
Кыш җиттеме чаңгы белән
Урам буйлап шуабыз.
Кайчагында карда чумып
Футбол уйнап йөрибез.
Сикерәбез, йөгерәбез.
Беркайчан тик тормыйбыз.
Көзен, язын шатланышып
Без баскетбол уйныйбыз.
Данияр абый өйрәтә,
Безне җитез булырга.
Һәрвакыт беренче булып
Зур җиңүләр яуларга.
Фәнил Васыйл улы безгә 
Тирә-юньне өйрәтә
Табигатьне яратыгыз,
Һәм саклагыз, — дип әйтә.
Рәхмәт Сезгә, укытучылар,
Зур хезмәтегез өчен!
Кызганмыйча вакытыгызны
Безне өйрәткән өчен.
Өйрәтәсез яхшылыкка
Гел дөресен сөйләргә,
Итәгатьле булырга.
Салават ХУЗИН, Морт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 
3 сыйныф укучысы 

Яраткан укытучым
Баласыдай якын күрә
Укучының һәрберсен.
Йөрәге аша кичереп,
Аңлата ул дәресен.
Укытучы кояш кебек
Тора һәрчак елмаеп
Укытучы булган өчен 
Аңа һәйкәл куярлык.
Ача безгә бу дөньяның
Бик күп яңа серләрен.
Гел тыңлыйсы килеп тора
Аның матур сүзләрен.
Бу шигырь юлларын яраткан укытучым Ләйсән Әнәс кызына атап язганнар диярсең.
Беренче сыйныфтан бирле безнең белән янәшә ул. Белем дөньясына алып керде: хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтте. Ләйсән апабыз бик белемле, тырыш укытучы. Ул безне ярата, чын кешеләр булып үсүебезне тели. Уңышларыбызга сөенә, дәресләрне аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә. Яраткан укытучыбыз безнең бөтен биргән сорауларыбызга да һәрвакыт җавап таба. Ул безгә булыша, хәлебезгә керә. Укытучы — барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше!
Мин үземнең беренче укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.
Әдел МИХАЙЛОВ, Морт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев