Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобиль кабул итү бүлмәләре

25 июльдә Алабугада район халкының наказларын (теләкләр һәм таләпләр) “Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү бүлмәсе җыйды. Барлыгы 18 мөрәҗәгать теркәлде.

Аларда район халкы иҗтимагый өлкәгә, кулланучылар кредитларына һәм займнарга, юлларны төзекләндерүгә, тарифларга, җәмәгать транспортына кагылышлы төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорады. Шулай ук шәһәр халкы мобиль кабул итү аша район җитәкчелегенә тротуарлар, клублар һәм медпунктлар төзелеше өчен рәхмәт белдерде. Билгеләп үтик, бу гражданнарны беренче кабул итү булды, алда тагын бишәү көтелә. Алдагысы 10 августта булачак, мобиль кабул итү бүлмәсе өч ноктада – 6нчы микрорайонда, “Гуляй-парк”та һәм шәһәрнең аскы өлешендә эшләячәк.

Шунысын да әйтергә кирәк, мобиль кабул итү автобуслары бөтен республика территориясендә эшли башлады. Шулай итеп, һәр районда яшәүчеләр яңа Дәүләт Советы составында эшләү өчен үз йөкләмәләрен бирү мөмкинлегенә ия булдылар.

– Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре шул ук көнне гражданнарның мөрәҗәгатьләрен системага кертәләр, аларны республика дәрәҗәсендә күрәләр, эшкәртәләр һәм урыннарга юнәлтәләр. Биредә алар җаваплы затларга адреслана, вакытлар билгеләнә. “Гражданнар мөрәҗәгате турында”гы 59нчы санлы закон буенча, карау өчен 30 көн вакыт бирелә, әмма сораулар тизләтелгән срокларда хәл ителә. Мәсәлән, системага кергән сорауларның бер өлеше эшкә алынды инде, – ди җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Наталья Сыромятникова.

Алынган мөрәҗәгатьләрне хәл итү өчен вакыт таләп ителсә, алар яңа депутат корпусы эш программасының бер өлеше булачак.

− Шулай ук 2014 елгы наказлар буенча программа төзелде. Кайбер мәсьәләләр 2015 елда да, 2016 елда да хәл ителде. 2014 елгы наказлардан икесе үтәлмәде − бу “сугыш балалары” турында закон (ул федераль дәрәҗәдә карар кабул итүне таләп итә) һәм Халыклар дуслыгы йортын ачу (әлегә бу мәсьәлә эшкәртү дәрәҗәсендә), − дип сөйли Наталья Сыромятникова.

2014 елда барлыгы 2500дән артык наказ җыелган, аларның 83 проценты үтәлгән. Наказлар белән эшне анализлау нәтиҗәләре буенча яңа законнар барлыкка килде, Президентка, хөкүмәткә Татарстан халкы күтәргән проблемаларны системалы хәл итү буенча тәкъдимнәр кертелде.

Билгеләп үтик, 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр республикада 650 кабул итү планлаштырыла. Мобиль кабул итү бүлмәләре көн саен (дүшәмбе һәм сишәмбедән кала) 9дан 18 сәгатькә кадәр эшли.

Гражданнарга үз проблемаларын хәл итү юлларын табарга башка партияләр дә ярдәм итә. “Гадел Россия” Казанда Гражданнар хокукларын яклау үзәге оештырган. Әмма үз мөрәҗәгатеңне “Гадел Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зәкәрий Минһаҗев яки активистлар аша тапшырырга мөмкин. Зәкәрий Минһаҗев билгеләп үткәнчә, гадәттә халык ТКХ яки иҗтимагый өлкәгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә.

Наталья СЫРОМЯТНИКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев