Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч

16 гыйнварда "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүләрне башлап җибәрде. Очрашу "Иллюзион" кинотеатрында узды.

Бу - 2012 елда район башлыгының халык белән беренче очрашуы һәм ул яңа форматта узды. Быелдан башлап җәмәгатьчелекне кабул итүдә шәһәр башлыгы һәм шәһәр хезмәтләре җитәкчеләреннән тыш, Алабуганың дүрт сәяси партиясе - ЛДПР, КПРФ, "Бердәм Россия" һәм "Гадел Россия" вәкилләре дә катнашачак. Алар 2011 елның нояберендә Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Кабул итүләрдә барлык партия вәкилләренең катнашуы бик мөһим. Шулай иткәндә, гражданнар мөрәҗәгатендә искә алынган проблемаларны хәл итүне күмәк контрольдә тотарга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте район башлыгы Геннадий Емельянов.

Сораулар һәм җаваплар

Башлык һәм җирле партияләр белән очрашуга килгән алабугалылар төрле мәсьәләләр күтәрде, кайберләре шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре тарафыннан башлык катнашыннан башка да хәл ителде.

Кабул итү барышында йортны тузган торак дип тануны сорадылар, хезмәт хакы түләнмәүгә зарландылар, елга юлын чистартуны таләп иттеләр. Ә менә кабул итүгә беренче булып кергән Александр Епанешников 2 нче мәктәпне җиһазлауны тәэмин итү тәкъдиме белән килгән. Эшмәкәргә электрон мәйданчыкта игълан ителгән сатуларда катнашырга тәкъдим ясалды.

«Алмедиа» ААҖ типография коллективы вәкилләре хезмәт хакы түләнмәүгә зарланды. Предприятие хезмәткәрләргә миллион ярым сум акча бурычлы. Предприятие банкрот дип игълан ителгән, ә билгеләнгән конкурс идарәчесе үз вазифаларын үтәми, дип аңлатты хокук палатасы рәисе Ю. Златина. Әлеге проблема буенча хокук палатасына, прокурорга һәм башлык урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинага мәсьәләгә ачыклык кертергә кушылды һәм аның чишелеше турында башлыкка белешмә бирергә дигән карар кабул ителде.

Шишкин урамында яшәүче Геннадий Иванов һәм аның күршеләре инде берничә тапкыр җитәкчеләргә елга юлын чистарту мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә якынча 100 мең сум акча таләп ителә. Җир каты чагында, язга кадәр, бу урынга техника кертеп, кирәкле эшләрне башкарырга дигән карар чыгарылды һәм беркетмәдә теркәлде.

Зур Покров урамы, 38 һәм Нефтьчеләр проспекты, 78 нче йортта яшәүчеләр торакларын тузган йорт дип тануны сорады. Әлеге йортларның язмышы пәнҗешәмбе, 19 гыйнварда ведомствоара комиссиядә хәл ителергә тиеш. Йорт тузган дип танылган очракта, хосусыйлаштырылмаган фатирлар алга таба хосусыйлаштырыла алмаячак, дип искәртеп узды район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов.

«Көмеш чишмә» янында урнашкан бакча хуҗалары мәйданга килүчеләрнең (бигрәк тә яшьләрнең) законсыз эш-гамәлләреннән зарлана. Чишмәне төзекләндергәннән соң анда ял итәргә теләүчеләр күпкә арткан, җәяүлеләр юлыннан машиналар йөри. Яшьләр компаниясе бакчалар янына төшеп, анда учак яга, коймаларны сүтә. Пенсионерлар җир кишәрлекләрен сатарлар да иде - участоклары тиешенчә рәсмиләштерелмәгән. Алып - сатарлар исә җирне бик очсызга гына алырга тели. Өлкән яшьтәгеләргә җир-милек палатасы һәм шәһәр башкарма комитеты ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Очрашуны йомгаклап

Күтәрелгән һәр мәсьәлә буенча үтәлү вакыты һәм башкаручы билгеләнде. Үтәлешне исә башлык аппараты гына түгел, партия вәкилләре дә күзәтеп торачак.

Очрашу ахырында партия вәкилләре Алабуга муниципаль районы башлыгының мондый эш тәртибенә югары бәя бирде һәм эшне алга таба да дәвам итәргә кирәклекне ассызыклады. Башлык әйтүенчә, бу - бик уңайлы эш методикасы һәм ул инде берничә ел дәвамында бары тик яхшы нәтиҗәләр генә бирә.

Район башлыгы һәм партия вәкилләре алабугалыларны "Иллюзион" бинасында һәр дүшәмбе кабул итәчәк. Районда яшәүчеләр дә читтә калмаячак: кичә Геннадий Емельянов Олы Качка авылында отчет сессиясендә булды.

Фәридә Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев