Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәйданда парк булачак, Шишкин буаларында күңел ачачакбыз

Һәрхәлдә, шәһәр хакимиятенең карары әнә шундый. Алабугалылар каршы килеп маташса да, узган атнада шәһәр мәйданындагы трибуналарны сүтә башладылар.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов мәйданның киләчәк язмышы турында сүз алып барып болай диде:

- Мәйдан урынында бернинди йорт яки кафе төзелергә тиеш түгел. Ул паркның дәвамы булачак. Парк җирлеге шәһәр башкарма комитеты, "Төзекләндерү" ҖЧҖ карамагына биреләчәк. Анда матур агач-куаклар утыртылып, фонтан ясарга һәм халыкның ял итүе өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш. Аның территориясен койма белән әйләндереп алырга кирәк. Алдан әйтелгәнчә, монда мәйдан булмаячак, чөнки ул биш меңнән артык кешене сыйдыра алмый, шунлыктан анда төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге дә юк. Әлбәттә, аны "үттеме - үтте" өчен оештырырга була, әмма Сабантуй кеше күңелендә онытылмаслык булып калырга тиеш. Бигрәк тә сабый балалар өчен. 9 майда шәһәр халкының яртысы - 35 мең кешенең катнашуы күп нәрсә турында сөйли.

Бүгенге мәйдан территориясенә кире кайтып шуны гына әйтергә була, берничә ел дәвамында ул хуҗасыз калып, кичен яшьләрнең эчеп тәртипсезлек кыла торган урынына әйләнде. Андагы ватык шешә пыялалары, папирос каплары, полиэтилен капчыклар, шешәләр - тирә-юньне ямьсезләп, җанны әрнетеп торды. "Барс" яшьләр үзәге балансында торган мәйданда нибары бер дворник эшли, ә ул берүзе күпме эш башкара ала дип уйлыйсыз? Өмәләр үткәреп җыелган чүп-чар да, мәйдан тирәсендә тупланып, күз көеге булып ята.

Узган елда ук яшьләр эше һәм спорт идарәсе белгечләре киләчәктә монда яшьләр өчен мәдәни-спорт-күңел ачу үзәге булачак дип белдергәннәр иде белдерүен. Әгәр шулай була кала икән, шәһәр яшьләре кая бәрелергә белмичә аптырамаслар, сыра эчеп баш миен миңгерәткәнче, спорт уеннары белән шөгыльләнер иде. Әмма халыкка шәхси йортларның әкренләп мәйданга таба шуышуы һич тынгы бирми. Элеккеге хакимият башлыгы да Ак мәчет (Алабуга шәһәрлеге) тирәсендә һәм мәйдан янында бернинди йорт төзелмәячәк, дигән иде кебек. Ә хәзер карагыз - табигатьнең иң гүзәл почмагында азкатлы, шул ук вакытта бик затлы йортлар кукраеп утыра! Төн эчендә йон чыгу менә ничек була ул, юкса, Ак мәчеттәге табигый һәйкәлне җеннәр күтәргән дигән булалар... Монда җеннәр кулы гына түгел, албасты эш итә булса кирәк.

Хакимият башлыгы Геннадий Емельяновның шәһәр башкарма комитетына биргән күрсәтмәсе җиренә җиткерелсә, мәйдан территориясендә халыкның ял итү урыны булачагына шик калмый калуын, тик менә шәхси йорт төзү өчен куелган фундаментларның инде мәйданга терәлгән булуы гына күңелдә шөбһә уята.

Ш.Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев