Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Начар язу – ялкаулыкмы, әллә авырумы?

Белгечләр чаң суга – башлангыч сыйныфларның һәр икенче укучысы дисграфиядән җәфа чигә икән.

Шәһәрдәге ике мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларын сайлап алып тикшерүнең нәтиҗәләре әнә шундый. Дисграфия – баш мие эшенең бозылуына бәйле тумыштан килгән белемсезлек. Кагыйдә буларак, аның барлыкка килүенең сәбәбе йөклелек агымында яки бала табу вакытында булган проблемалар, әйтик, гипоксия белән бәйле, ди белгечләр.

Узган ел ахырында президент грантларының икенче конкурсы нәтиҗәләре буенча “Мәрхәмәтлелек планетасы” Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы “Яшь орфографик” социаль проекты белән җиңүчеләр арасына керде. Проектның партнерлары – КФУның Алабуга институты укытучылары. Нәкъ менә аларда кече яшьтәге мәктәп укучыларында язу белән проблемаларны башлангыч этапларда ачыклау һәм аларны төзәтүгә алыну идеясе туа. Шунда ук тормышка да ашырыла башлый. Бәхеткә, бу максатларга ярты миллионга якын грант акчасын җәлеп итүгә ирештек, дип сөйләде “Мәрхәмәтлелек планетасы” җитәкчесе Юлия Ищук.

– Бу проблема үзебезгә якын, шуңа күрә аның белән кызыксына башладык. Дисграфия ул, ни дисәң дә, кайбер чикләүләр, һәм киләчәктә алар билгеле бер нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу авыру алга таба үсеш алмасын һәм проблемалар булдырмасын өчен, без бу эшне башкардык та инде.

Тәҗрибә мәйданчыгы сыйфатында 3 һәм 6нчы мәктәпләр сайлап алынды. Гомумән алганда, белгечләр 7 яшьтән алып 9 яшькә кадәр 120дән артык баланы тикшергән. Нәтиҗәдә, дисграфия 64 укучыда, ягъни һәр икенчесендә диярлек ачыкланды, – ди КФУ Алабуга психология кафедрасы доценты Ольга Штерц.

– Башта без диктант уздырдык һәм аның нигезендә кече яшьтәге мәктәп балаларына хас булган үзенчәлекле хаталарны ачыкладык. Аннары, безнең программада катнашырга дәгъва итүче балалар билгеләнгәч, без тагын бер кат җентекләп, кеше факторын, очраклылыкны искәртү өчен диагностика үткәрдек. Бәлки, беренче тапкыр бала арыган яки йокысы туймаган булгандыр. Шулай итеп, без дөрестән дә җитди проблемалары булган балаларны ачыкладык.

Һәм менә, узган елның ноябрь аеннан башлап, югары уку йорты белгечләре кече яшьтәге мәктәп укучыларының дисграфиясен төзәтү өстендә эшли. Проектта 39 кеше катнашырга риза булган. Дәресләр 6нчы мәктәп базасында уза. Динамика турында сөйләргә иртә әле, дип саный укытучылар, чөнки язу белән бәйле проблемалардан котылу өчен ким дигәндә ике ел вакыт кирәк. Проектта катнашучылар арасында – икенче сыйныф укучылары, бертуган Саша һәм Маша Саратовлар. Белгечләр белән дәресләр аларга бик ошый.

 – Миңа бик кызык. Бүген дәреснең темасы “Йомшаклык һәм катылык аеру билгеләре” иде һәм мин “соловьи” (сандугачлар) сүзен дөрес язарга өйрәндем, − дип сөйләде Саша.

Билгеләп үтик, Алабуга укучылары арасында язма сөйләмдә бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән проект логопед һәм психолог белән берлектә тормышка ашырыла. Аның кысаларында шулай ук ата-аналар өчен генә түгел, башлангыч сыйныф укытучылары өчен дә мастер-класслар һәм семинарлар оештырылды. Чараның тематикасы: бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, белем бирү процессында катнашучылар (ата-ана, укытучы, мәктәп администрациясе) арасында үзара бәйләнеш проблемаларына кагылышлы.

Түбәндәге очракларда аеруча игътибарлы булырга кирәк:

- бала хәрефләрне язып бетерми яки бөтенләй төшереп калдыра;

- яңгырау тартыкларны саңгыраулаштыра (мәсәлән, “дәфтәр” урынына “тәфтәр”);

- саңгырау тартыкларны яңгыраулаштыра (мәсәлән, “флаг” урынына “влаг”);

- “ш” авазын әйтә алмый (мәсәлән, “шуам” урынына “суам”);

- җөмләнең төп кисәкләрен яраштыруда хата җибәрә (рус телендә; мәсәлән, “красивая ночь” диясе урынга “красивый ночь”);

- балага инша һәм изложениеләр авыр бирелә.

 

Әгәр балагызда дисграфия булудан шикләнсәгез, моны төгәл ачыклау өчен аны профильле белгечкә – невролог, психиатр яки логопедка алып барырга кирәк. Ул моның гади ялкаулыкмы яки җитди авырумы икәнлеген тәгаен ачыклаячак. Әлеге белгечләр алдан язылу буенча балалар сырхауханәсендә кабул итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев