Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Нечкәбил” Диләрия: “Гаилә бәхете – бер-береңне аңлауда”

"Нечкәбил" - купальниклы гүзәлләрнең биек үкчәле түфлиләрдә дефиле ясаулары, иң тәмле пәрәмәч, оста итеп токмач кисү яки иң моңлы җыр конкурсы да түгел. Аны оештыручылар хатын-кызның җирдәге төп роленә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтүне максат итеп куя. Гүзәл затлар гаилә булдыру, бала үстереп, гаилә иминлеге сагында тору өчен яралган. Әмма шул ук...

Хатын-кыз гүзәллеге һәм ана булу матурлыгы республика бәйгесе финалисткасы Диләрия ХӘБИБУЛЛИНА шушы сыйфатларның барысын да үзендә туплаган. Артистка һәм "Сөембикә" ансамбле вокалисткасы, шәфкать туташы Диләрия спорт белән шөгыльләнүдән тыш, хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнергә, төрле конкурсларда катнашырга да өлгерә, шул ук вакытта ире Альберт белән ул һәм кыз тәрбияли.

"Спортсменка, комсомолка, красавица" Диләрия белән очрашып, тату гаилә һәм бар җиргә дә җитешү серләрен аның үзеннән белешергә булдык.

- Диләрия, конкурска ничек эләктегез?

- "Нечкәбил"дә катнашырга моннан ике ел элек үк тәкъдим иткәннәр иде, тик мин генә һаман ризалашып бетә алмадым. Ә җитәкчем Шәфкать Әхмәтҗанов өченче мәртәбә конкурста катнашырга тәкъдим ясагач, уйлап куйдым: җитәкчеләрем инде берничә ел рәттән катнашырга тәкъдим итәләр икән, димәк үзем дә, гаиләм дә моңа лаек дигән сүз.

- Бәйге турында бераз сөйләсәгез иде.

- Конкурс ярты ел дәвамында барды. Бәйге турында мәгълүматны мин 5 майда алдым, ә 10сы көнне Мамадышта сайлап алу туры узды. Жюри хөкеменә гаиләбез турында видеоклип тәкъдим иттек. Ул бик матур эшләнде: анда безнең танышу тарихы да, балалар, Алабуга һәм минем эш урыны турында мәгълүмат кертелде. Икенче тур Казанда үтте. Анда инде без көзге уңыш бәйрәме "Сөмбелә"не күрсәттек. Сценарийны тулысынча үзем эшләдем. Казанда һәр гаиләгә өч режисеер бирелде: берсе сценарий буенча, икенчесе - музыкаль бизәлеш, өченчесе костюмнар буенча булды. Өченче тур шулай ук башкалада үтте. Безнең команда бик озак, бик җитди әзерләнде. Тырышуларыбыз бушка китмәде: финалга чыгу өчен көрәшкән 47 гаилә арасыннан жюри 12 гаиләне сайлап алды, без дә бәхетлеләр исәбенә кердек.

- Бәйгедә катнашу хәбәрен гаиләгез ничек кабул итте?

- Алар миңа гел ярдәм итеп, минем башлангычларны хуплап торалар. Үзебезнең чыгыш белән мин бик канәгать. Без булдырдык!

- Иң истә калганы..?

- Фотосессия. Аңа әзерләнгәндә үзеңне патшабикә, үтә бер нәзберек зат итеп тоясың. Башкаланың иң "текә" салонына алып барып, макияж һәм прическа ясадылар. Искиткеч матур күлмәк киеп, җырчы Жасмин образында фотога төштем.

- Ә иң авыры?

- Акча һәм вакыт. Тегесе дә, монысы да күп кирәк. Казанга еш йөрергә туры килде, репетицияләр, киемнәр... Җитәкчелек, спонсорлар, мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова, мәдәният йорты коллективы, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм директоры Әлфира Әкбәрова гаять зур ярдәм күрсәттеләр. Җиңүемдә аларның да өлеше бар.

- Иң гаҗәпләндергәне..?

- Конкурста катнашкан бер гаилә нәселләренең җиде буынын тәкъдим итте. Улым белән кызыма да күрсәттем аларны. Ходай кушып, исән-сау картаерга язса, киләчәктә бәлки без дә балаларыбыз гаиләләре белән "Нечкәбил"дә үзебезнең нәселнең берничә буынын күрсәтү бәхетенә ирешербез.

- Конкурстагы башка катнашучылар белән хәзер дә аралашасызмы?

- Әлбәттә, кайберләре белән дуслаштык та. Телефоннан сөйләшеп торабыз, Яңа елдан соң очрашырга сүз куештык.

- Эш, гаилә, мавыгуларны ничек берләштерергә, барысына да ничек җитешергә соң?

- Балалар үсеп беткәч, ирем белән үзебез өчен яшәргә кирәк, дигән фикергә килдек. Спорт, сәяхәт, шәһәрнең мәдәни тормышында актив катанашу - боларның барысына да җитешергә була, теләк кенә кирәк. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрне мин "Сөембикә" ансамбле репетицияләренә йөрим, сишәмбе һәм җомга көнне ирем белән җиңел атлетика манежында шөгыльләнәбез, бассейнда йөзәбез.

- Гаиләгездә нинди традицияләр бар?

- Авылга кайтмаган ялларда "әни пәрәмәчләре көне" була. Туганнарны кунакка чакырабыз, ял итәбез, аралашабыз. Мин үзебезнең милли ашлар: манты, пәрәмәч, дучмак, өчпочмак һәм башкаларны пешерергә бик яратам.

- Диләрия, ирегез белән бергә тормыш коруыгызга 24 ел. Бәхетле гаилә сере нәрсәдә?

- Кияүгә чыкканда әти-әнием үгет-нәсихәт итеп болай диде: "кызым, тормышта төрле вакытлар була. Ни генә булса да үзара хәл итәргә тырышыгыз, сабыр итеп, бер-берегезгә юл куярга өйрәнегез". Инде гаилә коргансың икән, насыйп ярыңны сайлагансың икән - яшәргә кирәк. Хәзерге вакытта модага кергән "гражданский брак" дигәнне һич аңлый һәм кабул итә алмыйм. Һәр баланың әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Дус булып, матур һәм башкаларга үрнәк булырлык итеп яшәргә кирәк.

Фәридә ӘСКАРОВА

Белешмә

Ана булу һәм хатын-кыз матурлыгы конкурсы исеме Абдулла Алишның "Нечкәбил"әкиятеннән алынган. Нечкәбил - эшчән бал корты, кайгыртучан ана һәм умарта оясы хуҗабикәсе. Сайлап алу турында быел республиканың 40 районнынан 100 гаилә катнашкан. Ярымфиналга 47 гаилә сайлап алынган, шуларның 12се - финалда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев