Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ничек “кармакка” эләкмәскә

Кичә Алабугада “Антинаркотик десант” төшерелде.

Аның төп максаты – халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотикларга карата каршы мөнәсәбәт формалаштыру. Ул республиканың бөтен районнарында уза.

Чара җиңел атлетика манежы янында башланды, анда мәктәп һәм урта белем бирү йорты укучылары флешмобта катнашты, шуның белән яшьтәшләрен тыелган матдәләр “кармагына” эләкмәскә чакырды.

Аннары сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы мәктәп активистлары көчле алкышлар астында үзләренең уңышларын күрсәттеләр, тормышларында наркотикларга урын булмавын ассызыкладылар. 

Бу акциядә катнашучылар арасында “КамАЗ-мастер” командасы пилоты Дмитрий Сотников һәм Андрей Каргин да бар иде.

– Сезнең шәһәрдә булуыбызга шатбыз. Сез наркотик кебек коточкыч нәрсәләр белән таныш түгел дип ышанабыз, ләкин аларны куллану нәрсәгә китерүен сөйләп китү артык булмас. Безнең спорт сөюче команда сәламәт яшәү рәвеше алып бара, яхшы кешеләр булып үсәр һәм киләчәктә файдалы эшләр эшләр өчен сезне дә шуңа эндәшәбез, – диде алар. – Безнең өчен җан атыгыз һәм булганыгыз өчен рәхмәт!

Акциядә катнашучыларның шулай ук ТР буенча ЭЭМ махсус отряды наркотиклар белән сату итүчеләрне шәһәр шартларында кулга алуын күрү мөмкинлеге булды. Саналган секундлар – һәм наркотик сатучылар ЭЭМ хезмәткәрләре машинасында утыра. 

ТР буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә башлыгы Вадим Костюнин сүзләренчә, мондый акцияләр үткәрелү дәвам итәчәк. Ә аның фикеренчә, “КамАЗ-мастер” командасы – профессионаллык, ихтыяр һәм җиңүгә омтылыш, һәм алар әлеге проектны оештыручылар күрсәтергә теләгән позитив үрнәк булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев