Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләргә беренче бүләк

Һәр ел фасылының үзенә генә хас, истә кала торган матур, көтеп алынган көннәре була. Быелгы кышның матурлыгына сокланып туймаслык булса, язы, кар-бураннар, салкын җилләр белән туган ягыбызга аяк басты. Ләкин, күңел, яз килгәнен, җилгә-буранга карамыйча тоя. Күктәге кояш нурларының елатырдай булып күзләрне чагылдыруы, тәрәзә төбендәге бүлмә гөлләренең шул нурларга үрелеп җанлануы, алмагачлардагы көздән калган алмаларны чукучы, миләшләрдәге соңгы миләшләрне чүпләүче кошларның, урамда йөрүче эт-песиләрнең үз-үзләрен тотышы, язның инде килеп тә җиткәнлеген күрсәтә, күңелләргә өмет өсти. Язның беренче көнен көтеп алып, аннары әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребезнең иң матур, шатлыклы бәйрәмен көтә башлыйбыз.

Бу бәйрәмгә һәркем үзенчә әзерләнә. Яңа гына бакчага йөри башлаган нәниләр дә читтә калмый хәтта. Без  балаларга бу бәйрәм турында беренче мәгълүматларны бирәбез, кадерле әниләребезне, әбиләребезне, кыз туганнарыбызны хөрмәтләргә өйрәтәбез.

Бакчага килгәч, һәр көн иртән балалар белән бергә гөлләргә су сибү, аларны коендыру, киң яфраклы гөлләрнең тузаннарын сөртү, шөгыльләрдә бүлмә гөлләре белән танышу, аларның матурлыгы, файдасы, табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмәләр уздыру кечкенәдән башлана. Салкын кыш белән яз якалашкан көннәрдә - 8 Март бәйрәмендә, әниләргә чәчәкләрдән дә зуррак, кадерлерәк бүләкнең юклыгы  турында да сөйләдек. Һәм без дә, 3 нче төркемгә йөрүче  иң кечкенәләр белән, әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк итәргә булдык. Кулына рәсем пумаласын яхшылап та тота алмаган, төсле буяулар белән әле күптән түгел генә таныша башлаган балаларыбыз белән  кадерле әниләребезгә бүләк ясадык. Шулай итеп, төркемебезнң тәрәзә төбендә, бүлмә гөлләре янында, зәңгәр чәчәк бәйләмнәре үсеп тә чыкты.

Әниләргә беренче бүләк әзер! Кичен бакчага нарасыйларын алырга килгән әниләрнең бу чәчәкләрне күреп шатлыклы елмаюы  үзе ни тора! Бөтен дөньяда зурлап үткәрелә торган Халык-ара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев