Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нишләргә икәнне белмәгәндә нишләргә?

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновның традицион кабул итүе Мәдәният йортының кече залында узды.

Исегезгә төшерәбез, аларга район башлыгы башкарма комитет һәм төп бүлекчәләрнең җитәкчеләре, коммуналь предприятие директорлары белән бергә алабугалылар юлында очраган проблемаларны урынында ук хәл итәләр. Ә алар аз түгел.
− Без, "Салават күпере" микрорайон халкы, дөньядан койма белән әйләндереп алынган кебек калдык. Безнең үзәк урам - Патриотлардан без машина белән беркая да чыга алмыйбыз, ә ул Пролетар урамына чыгарга тиеш. Урам уртасында бездә ике катлы йорт тора, ул барысын каплады да инде, нәтиҗәдә безнең 12 микрорайонга чыгу юлы юк. Без балалар белән сатарга куелган участок буйлап, трансформатор янындагы сукмакта йөрибез. Ул участокны сатып алучы табылгач, безгә, күрәсең, һавада очарга гына кала, - ди бу микрорайонда яшәүче 13 кешедән торган делегация. Халык Геннадий Емельяновтан чыгу юлын булдыруда һәм трансформаторны күчерүдә ярдәм итүен сорады. Шул рәвешле 8 метр киңлектәге юл булдырылачак.
− Безгә бит хәтта "ашыгыч ярдәм" һәм янгын сүндерү техникасы да керә алмый, - ди Лидия Некрылова.
Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров "Салават күпере" халкын бүген алар үтеп йөри торган участокны сатудан төшерүләре турында хәбәр итеп тынычландырды, алар шулай ук трансформаторның күчерелү мөмкинлеге хакында шушы көннәрдә беләчәкләр.
Ә менә Танайкада яшәүче Мария Костина түбәсен ябуны үтенә.
− Мин - "әфган"ның әнисе. Миңа йортымның түбәсен ябабыз, дип сүз бирделәр, ләкин берни дә эшләмәделәр, ә икенче хатынга мунчасын төзеделәр. Миңа төзелеш материалларын сатып алырга булышсалар да ярар иде, - дип зарланды ул.
− Чыннан да очрашу 2012 елда булган иде, - дип җавап кайтарды райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Людмила Рыбакова. - Кемгәдер - мунча төзергә, кемгәдер - түбә ябарга сүз биргәннәр. Шул вакыттан бирле берни үзгәрмәгән. Асылда, "әфганнар" өчен социаль ярдәмнәр каралмаган. Без алар өчен очрашулар гына үткәрәбез.
Райбашкарма комитетындагы төзелеш департаменты хезмәткәрләренә район башлыгы кирәкле урынга чыгарга, кирәкле төзелеш материалларын исәпләргә һәм икенче атнада Мария Костинага илтергә боерды.
− Сүз биргәч, үтәргә кирәк, - диде Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев