Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәни йолдызлар шәһәребез сәхнәсендә

Әниләр көне алдыннан шәһәребездә ел саен “Мисс Дюймовочка” төбәк бәйгесе үтә, аны Алабугада яшәүчеләрнең күбесе ярата.

Бу көнне әлеге титул өчен иң матур һәм сөйкемле нәни алабугалылар көрәшә, алар шигырьләр укый, җырлыйлар һәм бииләр. Шул рәвешле шәһәр һәм районның барлык әниләрен котлыйлар.

Жюри әгъзаларына җиңел түгел иде, чөнки барлык катнашучылар да чын “йолдызлар” булып чыкты.

– Әни булган кеше генә яшәешнең бөтен мәгънәсен аңлый ала. Бүген безне котларга килгән балаларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Без инде аларның булачак җырчылар, биючеләр икәнен күрәбез. Алар сәхнәдән шундый мәхәббәт белән чыгыш ясадылар, кичебез җылы, тату гаилә бәйрәменә әйләнде. Бүген шундый сәләтле Алабуга кызларын күрүебезгә мин бик шат,–диде жюри әгъзаларының берсе – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова.

Нәтиҗәдә, озак вакыт киңәшкәннән соң, “Мисс Ягымлылык” исемен Язгөл Гаффаровага (24нче балалар бакчасы), “Мисс Елмаю” – Камилә Кәлимуллинага (39нчы балалар бакчасы), “Мисс Нәзакәт” – Полина Максаровага (31нче балалар бакчасы), “Мисс Мөлаемлек” исемен – Камилә Хәбибуллинага (1нче гимназия – Милли мәгариф үзәге) бирергә карар кабул ителде. Ә бәйгенең җиңүчесе булып Агнесса Баязитова танылды. Ул 29нчы балалар бакчасында тәрбияләнә. Агнесса биергә һәм җырларга ярата, инглиз һәм кытай телләрен өйрәнә. Җиңүче кызның әти-әниләре билгеләп үткәнчә, аларның бөтен балалары да сәләтле һәм Агнесса да абыйсы һәм апасына охшарга тырыша.

– Бәйгегә әзерләнү җиңел генә булмады, чөнки чыгышта үз фикереңне һәм музыкаль җитәкченең киңәшләрен берләштерергә кирәк, – дип сөйләде “Мисс Дюймовочка”ның әнисе Кристина Баязитова.

Әйтеп китик, барлык катнашучыларга да дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм спектакльгә чакыру билетлары тапшырылды.

Бу көнне котлау сүзләре белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин да чыгыш ясады.

– Без әниләрнең чиксез мәхәббәте һәм сабырлыгы алдында баш иябез. Тормышыбызны сезнең йөрәк җылысыннан, зирәклегегездән һәм юмартлыгыгыздан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Шушы бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, тормыш бүләк иткәнегез өчен һәм балаларыгызны Алабуганың, республиканың һәм илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләвегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең өчен бары тик изге теләкләр һәм җылы сүзләр яңгырасын, – диде ул.

Сүз уңаеннан, әлеге чара Алабуганың 5 гаиләсе өчен аеруча истәлекле булды. Яшь әниләргә ана капиталын алуга сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев