Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәннәт әниемнең аяк астында

Сез каен жиләгеннән муенса ясый беләсезме? Юкмы? Ә мин беләм. Иң элек бер савытка иң эре, иң матур, изелмәгән, хуш исләре аңкып торган җиләкләрне җыярга кирәк. Әлбәттә, җыйганда җиләкнең яртысыннан күбрәге савытны читләтеп авызга керә-керүен, тик ничек кенә булса да бераз вакыттан савыт төбе күмелә башлый.

Җиләк җитәрлек кебек күренгәннән соң, озын һәм сыгылмалы шома үлән табарга кирәк. Бу эшләрне башкаргач утырып бераз хәл аласың (ягъни, тагын бер-ике уч җиләк ашыйсың), соңыннан инде җиләкләрне берәм-берәм үлән сабагына тезә башлыйсың. Муенса әзер булгач, апам белән бергә ап-ак ромашкалар бәйләме җыябыз.

Тәмам арып бетеп, талчыгып өйгә кайтырга юнәләбез. Җиләкле муенсаны саклык белән генә мин тотып алып кайтам, әлбәттә. Кая инде аны кемгәдер ышанып тапшыру? Булмаганны. Әнигә дип ясалган бит ул. Өйгә арткы яктан гына керәбез, пышын-пышын гына бүлмәгә үтеп хәзинәбезне барлыйбыз. Җиләкле муенса - бар, ромашка бәйләме - бар, абыйның, апаның, минем фоторәсемнәр ябыштырып ясалган открытка - бар. Булды: без әнинең туган көненә әзер.

Әй, ул бүләк бирер вакытны түземсезлек белән көтә идем дә инде. Вакыт мәңге үтмәс кебек тоела иде.

Әни мәш килеп мич янында камыр ризыклары пешереп йөри, өй ялт иткән (монысы апамның эше), бүләкләр әзер - тагын ни кирәк инде! Сәгать телләре дә бүген акрынрак, теләр-теләмәс кенә йөри. Болай булса, муенсадагы җиләкнең яртысы гына калачак ич. Аны үземнән читкәрәк этәм - кызыктырып тормасын. Көтәм. Ниһаять, дулкынландыргыч вакыт килеп тә җитә.

Мин, кечкенә песи баласыдай, барысыннан да алдан ашыгам. Абына-кабалана-сөртенә әни каршына килеп бүләгемне сузам, күзләренә карыйм - ошыймы юкмы минем кадерле бүләгем? Апам елмаеп читтә тора. Шулай булмый ни - ул бит инде бала-чага түгел, ни дисәң дә ун яшь безнең арабызда. Әни аркабыздан сөеп, рәхмәт әйтеп безнең бүләкне ала, чәчәкләребезне сулы савытка куеп, муенсаны шуларга элә. Эх, матурлыгы! Ә инде безнең рәсемнәр ябыштырылган открытканы без бергәләп карыйбыз, тәмле чәй эчәбез. Мин чәйдән аерылмый гына, башкаларга күрсәтмәскә тырышып, чәчәк торган якка борылып-борылып карыйм, тагын бер кат үз эшебезгә сокланам.

Балачак хәтирәләренең иң яктысы, иң матуры менә шундый. Бу - минем әниемнең туган көне. Елына бер генә килә торган, көтеп алынган, кадерле һәм кабатланмас бәйрәм ул безнең өчен. Шуңадыр җәй дә бу көннән башлана, вакыйгалар да әнинең туган көненә кадәр һәм аннан соң булганга бүленә. Катлаулы, сикәлтәле тормыш юлын үтеп, зур хәрефтән язарлык Кеше, чып-чын Әни булган, бар тормышын балалаларына багышлаган әниемнең иртәгә зур бәйрәме. Бу юлы ул аны сиксәненче тапкыр бәйрәм итә.

Чабаталы балачак

Әнием Сираева Мария Николай кызы 1932 елда Февраль исемле керәшен авылында туган. Әбием Настя ике баласы белән тол калгач, анны хатын җирләгән өч балалы Николай бабама димлиләр.

- Минем әтием олы гәүдәле, сабыр, акыллы кеше идее.үлмә гөлләрен бик яратты. Әни исә кечкенә генә, җитез, уңган, аруны белмәс булды, - дип искә ала әнием.

Уртак балалар булып беренче минем әнием, соңыннан энесе Иван һәм сеңлесе Полина дөньяга килгән.

Мәктәптә әнием яхшы билгеләренә генә, бик теләп укый. Укытучысы аны башкаларга үрнәк итеп тә куя (ничә ел үтүгә карамастан, әни әле һаман укытучысының исем фамилиясен хәтерли). Тик, өч классны бетергәч, башкалар белән бергә мәктәп партасы артына утырып янәдән укуын дәвам итәргә насыйп кына булмый.

Әтисе сугыштан аякларына салкын тидереп кайта, энесе һәм сеңлесе әле эшкә ярамыйлар. Нишләсен, әнисенә ияреп дуңгыз фермасына да йөри, ат җигеп колхозга саламын-печәнен дә ташый, өйдәге бәрәңге бакчасы да аның өстендә.

- Кызым, моңа кадәр укыганың кыз кешегә җитәр инде. Мин булдыра алмыйм, әниеңә ярдәм итәргә кирәк. Моннан түбән мәктәпкә бармассың, - дигән сүзләрне ул әле һаман хәтерендә йөртә. «Елый-елый кала идем Иван белән Полина мәктәпкә китеп барганда», - дип сөйли әнием. Укытучысы да өйгә килеп әби белән сөйләшеп караган: Мария - сәләтле бала, аңа укырга кирәк дип аңлатырга тырышкан.

Тик әби аяк терәп укуга каршы тора. Аны да аңларга була: тормыш йөген ул берүзе тарта, ире авыру, өч бала, илдә сугыш. Ничек тә яшәргә кирәк.

Шулай итеп әнием укырга бармый. И-и, хәзер дә сагынып искә ала ул мәктәп елларын. Укысам кем булыр идем икән, дип еш кына сорау да бирә. Ул чор балаларының күбесе белемсез калды, сугыштан соң авыр елларда да алар иң авыр эшләрдә эшләп, белемнәре булмагач иң кечкенә хезмәт хакы алып, иң кечкенә хак белән пенсиягә чыкты. Тылда эшләгән сугыш чоры балаларына тыл ветераны дигән медальләр бирделәр- бирүен, әмма авыр эш белән кечкенәдән изелгән, юньләп ашамаган, укымаган, бу кешеләрне сугыш ветераннары белән исемнәрен генә түгел, ташламаларын да, пенсиясен дә тигезләштерсеннәр иде. Хәер, сүзем ул турыда түгел.

Язмыштан узмыш юк икән

Үсеп буй җиткәч, авылдан читкә чыгып китеп бәхет эзли кыз бала. Кизелда апаларында бала карап та тора, Лубьянда бүрәнә дә ташый, тик менә паспорт булмавы гына яхшы эшкә урнашырга ирек бирми. Акчалырак эшкә паспортсызларны алмыйлар. Әни Мортка кайтып мәктәптә башта идән юуучы, соңрак пешекче булып эшли башлый.

Шундый авыр тормышта үссә дә әнием җырга-биюгә, кул эшләренә бик оста минем. Мәктәптә эшләгәндә тулай торакта кызлар тәмләп йоклаганда мин күз бетереп ай яктысында челтәр бәйләдем, үземә бирнә әзерләдем, ди ул. Әтине дә бер күрүдә үз итә. Андыйлар турында «күрде дә капланды» диләр. Язмыш булгандыр, күрәсең. Гарәфи исемле егет ул чагында авылның иң гайрәтле, иң усал егетләреннән санала.

Әтине ул спектакль куйганда күреп тә ала, гашыйк та була. Ничек гашыйк булмыйсың ди: үзе чибәр, пиджагын җилкәсенә элеп кенә куйган, күзләре очкынланып яна, авылда булмаганча матур һәм модный итеп киенгән.

Әти дә югалып калмый: сөйкемле, бар эшкә дә уңган керәшен кызын башка беркемгә бирми дә, бирү түгел - башкаларга караттырмый да. Тик кызый әниләре янына - Кизелга китеп бара. Ул елларда авыл кешесенең күбесе акча эшләү өмете белән шахта якларына чыгып китә.

Әти дә шунда юл ала. Шунда бу ике пар янә очраша һәм өйләнешә. 1956 ел була бу. Кизелда алар 8 ел торалар. Монда өч балалары (ике абыем: Фәрит белән Зөфәр һәм Роза апам дөньяга килә). Тик туган як, җирсү дигән нәрсә гел тартып тора. Шуңа күрә алар төянеп 1963 елда кире Мортка кайтып төшәләр.

Тормышыннан зарланмый әни. Нинди генә авыр еллар булса да, әле ярый балаларым бар дип яшәдем ди ул. Әтине хәтерләгән кешеләр аның кырыс холыклы булуын, күкерт кебек кабынып китәргә яратканлыгын хәтерлиләр булыр. Тик нинди генә булмасын, ул безгә тормыш биргән кеше. Шуңа күрә аны мин начар сүз белән искә аласым килми.

Сикәлтәле тормыш юллары

Тагын ун елдан дүртенче кыз балалары дөньяга килә. Көтеп алынган, картайган көнемдә таянычым, ярдәмчем булыр дип зур ышанычлар белән табылган бала мин. Шуңадыр үземә карата бер генә кырын караш та, авыр сүз дә ишеткәнем булмады. Әнинең күтәрелеп бәрелгәнен, чыгырыннан чыкканын, кычкырганын хәтерләмим. (Сер итеп кенә: ачык авыз булуым аркасында бер-ике тапкыр нык кына эләкте үземә. Тик мин дә инде әни биргән «сабакны» онытмыйм, яхшы тормыш дәресе булды ул минем өчен). Син тугач, ни кырыс әтиең дә үзгәрде, йомшарды, ди әнием.

Тик менә бергәләп куанып яшәргә генә язмаган аларга. 1975 елда көтелмәгәндә әтием гүр иясе була. Миңа исә ул вакытта нибары өч кенә яшь. Әни 4 баласын кочаклап, ялгыз кала. Сөйләп кенә бетерлек түгел әнинең без дип тырышып-тырмашканын. Өчәр эштә дә эшләде, бер эштән чирканмады. Булсын дип, балаларым әтиле балалардан ким булмасын дип көн дими, төн дими эшләде дә эшләде. Мәктәптән өйгә кайтканда ерактан өй ишеген карап-күзәтеп кайта идем. Ишектә йозак булмаса, минем шатлыгым эчемә сыймый очып кайтып җитә идем. Чөнки әни өйдә. Берүзем дип тормады әни: бакчасын да үстерде, бозавын-дуңгызын асрады, көтүе белән каз тотты, сараен да булдырды. Булдырмыйм дип тора белми инде ул. Эшкә курыкмыйча барып тотынсаң - эш үзе синнән курка, ди әнием. Без дә аның йөзенә кызыллык китермәскә, ышанычын акларга тырыштык.

Чыда, йөрәк!

Тик тормыш арбасы тигез юлдан гына тәгәрәми. Ара-тирә сикәлтәле сукмакларга кереп, җайга салынган тормышны пыр туздырып ата. Олы абыем Фәритнең вафатына утыз ел булганда, яралы йөрәккә тагын бер кайгы - икенче абыемның үлеме килеп өстәлә.

Сүз белән әйтеп бетермәслек, таулар кадәр кайгы-хәсрәт бу ана өчен. Ничек кенә йөрәге чыдаган да, ничек кенә акылы сау-сәламәт калгандыр әниемнең. Тик, тормыш күген кайгы болытлары каплап алса да, яшеннәре чатнап-чатнап куркытса да алга таба яшәргә кирәк.

Тормыш дәвам итә

Бу юлы да чыдады ана йөрәге. Тагын да шул бер сүз: балаларым бар. Ул балаларның инде үз балалары буй җиткереп килсә дә, һаман без дип яши ул. Йөрәге дә без дип тибә, таңы да без дип ата. Апам Роза хәзер гаиләсе белән Чаллыда яши, мин Алабугада. Әни белән сөйләшмәгән көнебез, кайтып күрешмәгән атнабыз юк. Бала күңеле далада дип әйтү безгә һич тә туры килми.

Әле бер ел элек кенә әниемнең сеңлесе Ульян өлкәсеннән күченеп Алабугага кайтты. Ике туган очрашып хәзер туйганчы чөкердәшә, балалык, яшьлек елларын искә төшереп озаклап сөйләшәләр. Ике апасы еракта: берсе Төркмәнстанда, икенчесе Себер якларында гомер итә. Аларның яше дә туксаннан артып киткән. Шуңа күрә телефоннан гына аралашалар (калган дүрт туганы күптән инде бакыйлыкка күчкән, бер абыйсы фин сугышында ук хәбәрсез югалган).

Үзе керәшен авылыннан булса да, беркайчан да татар милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтен чит итмәде әнием. Әби-бабайларның, әти, абыйларның рухына багышлап Корьән укыта, хәер-сәдакасын бирә. Татарныкын белгән, үз иткән кебек, без керәшен бәйрәмнәрен дә беләбез. Күрше-тирә дә әнине ашка чакырып кына тора. Рәхмәт аларга.

7 июльдә әниемнең туган көне. Аңа 80 яшь. Алабута ашап, чабата киеп үссә дә, кайгыларның иң олыларын кичерсә дә ул көчле рухлы, сабыр булып кала белде. Мин башкалардан яхшырак булыйм, мактасыннар дип түгел - болай гына, үзе белгәнчә яши дә яши әниебез. Аның тормышы - өзлексез батырлык. Аның яшәгән һәр көнен кайбер яшь һәм җилбәзәк әниләргә үрнәк итеп куярлык. Авыл халкы минем сүзләремнең һәрберсенә кушылыр дип уйлыйм. Чөнки авылда һәммәбезнең тормышы уч төбендә кебек, ярылып ята, авыл халкыннан бернәрсәне яшереп булмый. Әнием авылның хөрмәтле кешесе, кайда барса да аны ачык йөз белән каршы алалар, намусы һәркем алдында чиста, саф аның. Ни булса да киңәш-табыш итәргә, серләрне уртаклашырга апам белән әни янына ашыгабыз. Төпле фикерен әйтеп, тынычландырып җибәрә ул безне. Аның кебек булыр өчен тормышның ачысын-төчесен, шатлыгын-куанычын сыйдыра алырлык йөрәк белән туарга кирәктер.

Җиләктән тезгән муенса сакланмаса да, апам белән тырышып ясаган фотолы открыткалар әле дә исән. Әле шуларның берсе хәзер дә кулымда. Сабый куллары белән язылган теләкләр, самими төшкән рәсемнәр, саргайган кәгазь аша әниемнең яшьлеге, үземнең балачагым кул изи кебек. Әниебез, сиңа исәнлек-саулык, кояштай озын гомер телибез. Син безгә бик-бик кирәк.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев