Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ноябрь аенда яраткан язучыбыз Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмовага 75 яшь тулды.

Республика күләмендә танылган шагыйрәне республика күләмендә зурладылар да. Шушы көннәрдә аны Туган төбәге - Әгерҗе районы Исәнбай авылына чакырдылар.

Бу бәйрәмгә шагыйрәнең иҗатташ дуслары, шәһәребезнең танылган композиторы Владимир Мироваев, җырчы Гөлчәчәк Мироваева һәм Гөлфинур Гыйльфановалар чакырылган иде. Кунакларны милли гадьт буенча, ипи-тоз белән, бик җылы каршыладылар. Зал район җитәкчеләре, музей һәм китапханә мөдирләре, Исәнбай мәктәбе коллективы һәм укучылары белән тулы иде. Һәркайсы Гөлзадә Хаҗи кызын олуг юбилее белән котлады. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләде, җырларын да матур башкарды. Алар үз якларында туып үскән язучы белән күрешүләренә бик шат һәм горур иде. Гөлзадә апа, якташларына рәхмәт хисләре белән, үзенең әле генә табадан төшкән искиткеч матур эчтәлекле шигырьләрен һәм яңа гына басылып чыккан китапларын мәктәп музеена бүләк итеп тапшырды.
Кичәне Гөлзадә Әхтәмова сүзләренә Владмир Мироваев иҗат иткән җырлар тагын да җанландырып җибәрде. Автор-башкаручы Владимир Мироваев уйнаган курай моңы һәркемнең күңелен биләп алды. Аларның Гөлчәчәк Мироваева белән бергә башкарган "Татар иле", "Син борчылма, әнкәй", "Эх, бар иде безнең дә яшь чаклар" кебек күп кенә җырларын халык яратып кабул итте. Программаны алып баручы Гөлфинур Гыйльфанова үзенең ягымлы матур сөйләме, моңлы "Әллүки"е белән тамашачылар күңеленә кереп калды. Ул аларга шагыйрәнең "Исәнбай" һәм "Тәнәфес" җырларын да бүләк итте.
Өч сәгать сизелми үтеп тә киткән.
- Сөйләшеп сүзләр бетми, - диләр авылдашлары.
Аерыла алмыйча, телефоннар алышынды, электрон почталар язылды, күңел дәфтәрендә җылы хисләр калды. Шулай итеп, авыл мәктәбе белән шәһәр арасында дуслык күпере сузылды. "Бер күрешү - үзе бер гомер!" дип, Гөлзадә апа балачак хәтирәләрен яңартты, күңеленә рухи көч һәм илһам дәрте алды.
- Әлеге тирән мәгънәгә ия булган, җылы эчтәлекле очрашуны оештырган һәм катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәт , Гөлзадә Әхтәмовага озын-озак еллар буена иҗади уңышлар теләп калабыз, - ди Гөлчәчәк Мироваева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев