Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәүрүз гөрләп узды

“1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”ндә Нәүрүз бәйрәме көнне Актлар залы шау-гөр килеп торды.

Кайсы биергә ашыкса, кемдер шигырь сөйләргә һәм җырларга ашкынды. Менә “Яз кызы”на үз вазифаларын тапшыру өчен, “Кыш бабай”да сәхнәгә атлады...

Иң кызыклы табышмакларга җавап бирүчеләргә, кашык кабып һәм капчык киеп йөгерүчеләргә истәлекле бүләкләр дә каралган булып чыкты. Тиз-тиз җавабыңны бирергә өлгер генә.

Танатанага килгән ата-аналар һәр чыгышны алкышларга күмде. Бәйрәм чаралары уку йортында өч көнгә сузылды. Милли йолаларыбызның матурлыгын балалар яшьтән күреп үссен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев