Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәтиҗәләр билгеле

"Иң төзек территория" бәйгесе шәһәр һәм район территориясенең төзеклеген арттыру, уңайлы итү, шәһәрне яшелләндерү эшләренә халыкны җәлеп итү максатын күздә тотып игълан ителгән иде.

Үз территориясен төзекләндерү, яшелләндерү конкурсында Яңа ел бизәлеше булган, шәһәркүләм өмәләрдә, агач утыртуда актив катнашкан предприятие, оешма һәм учреждениеләр белән беррәттән алабугалылар да катнаша алды.

Конкурс комиссиясенә шәһәрнең төрле хезмәт вәкилләре керде. Алар тәкъдим ителгән конкурс материаллары буенча һәм территорияне барып күреп нәтиҗә ясады.

Җиңүчеләр дипломнар һәм алга таба да территорияләрен төзек итеп тоту өчен профессиональ кораллар белән бүләкләнде.

Конкурста катнашучылар 5 номинациядә көч сынашты. "Күпфатирлы йортның иң төзек ишегалды" номинациясендә 1 нче урынны Мәрҗәни урамы, 28-30 йорты ишегалды алды.

Идарәче компания директоры Владимир Паранинга газонокосилка һәм шлифмашина тапшырылды. 2 нче урында Интернациональ урамдагы 4 нче йорт ишегалды. Йорт буенча җаваплы Рәшит Еналиев газонокосилка белән бүләкләнде. Әлеге номинациядә өченче урынны Разведчиклар урамындагы 5 нче йорт ишегалды яулады. Милекчеләр ширкәтенә бензопычкы бирелде.

"Предприятие, учреждение, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларының иң төзек территориясе" номинациясендә 1 нче урында "Алабуга сөте" ААҖ (директоры Татьяна Алексеева),

2 нче урында "Сетевая компания" ААҖ Алабуга электр челтәрләре (директоры Борис Калмыков),

3 нче урында "Старый город" кафесы (директоры Аветик Шагинян).

"Уку-укыту, мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм башка бюджет учреждениеләренең иң төзек территориясе" номинациясендә 30 нчы балалар бакчасы 1 нче урында (мөдире Заһирә Закирова), 1 нче гимназия икенче урында (директоры Лилия Сафиуллина), "Алабуга шәһәр поликлиникасы" 3 нче урында (баш табиб Фәрит Мөбарәкшин).

"Шәхси секторның иң төзек ишегалды" дигән мактаулы исем Болгар урамындагы 9В йортында яшәүче Ирина Гузаевага бирелде.

Җиңүчегә инструментлар җыелмасы бүләк ителде.

"Муниципаль берәмлекне төзекләндерү буенча нәтиҗәле эш өчен" номинациясендә 1 нче урында "Благоустройство" ҖЧҖ (директоры Андрей Томилин), 2 нче урында "Горзеленхоз" ҖЧҖ (директоры Рим Сабирҗанов). Аларга профессиональ перфоратор һәм газон чапкычы бирелде.

Ләйсән Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев