Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ОДНны мөмкин кадәр киметергә!

Район башлыгы Геннадий Емельянов, дүшәмбедәге киңәшмәдә гомумйорт чыгымнары проблемасына тагын бер кат тукталып, әнә шундый бурыч куйды.

Бу проблеманы хәл итү өчен, ОДН 20 проценттан артып киткән йортларда рейдлар үткәрергә кирәк. Моннан тыш җитәкче 6 нчы микрорайон тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. Билгеле булганча, анда исәп приборлары күрсәткечләре басылган газета таратыла. Алга таба "Вестник Черемушек" газетасына охшаш басмалар башка микрорайоннарда да чыгарылырга тиеш. Практика күрсәткәнчә, чыннан да, андый газеталар бик кирәк. Алар кемнең күпме су агызуын, юкка әрәм-шәрәм итүчеләрне яктырта барыр, бәлки кемдер сабак алыр иде. Тагын бер яңалык: март аеннан кулланучылар шәхси исәп приборлары күрсәткечләре мәгълүматларын элеккечә 15-19 мартта түгел, бәлки 23-25 март аралыгында тапшыра башлаячак.

- Бу гоммуйорт һәм фатирлардагы гомумисәп күрсәткечләрен тапшыру срокларын максималь кыскарту максатыннан эшләнә. Халыкка уңайлы булсын өчен, исәп приборлары күрсәткечләрен еркц-елабуга. рф электрон сайты аша да бирергә була. Шулай ук исәп-касса үзәгендә иртәнге сәгать 7дән кичке 19 сәгатькә кадәр мәгълүматны махсус журналларда язып калдырырга мөмкин,- ди "Гарант" идарәче компания директоры Әлфия Мясникова.

Шунысын әйтергә кирәк, Алабугада салкын һәм кайнар су буенча ОДН түләүләре 20 проценттан артып киткән йортлар саны өч дистәдән күбрәк.

Электр энергиясе буенча ОДН 104 йортта бер кешегә 7 киловаттан артып китә. Бүген аның уртача күләме 7, 67 киловатт-сәгать тәшкил итә. 2011 елда шәһәр буенча ОДНның уртача күрсәткече 5,4 киловатт-сәгать булган, кышын бу күрсәткеч 7-9 киловатт-сәгатькә җиткән, ә җәен 2-4 киловатт-сәгать булган, 2012 елда уртача күрсәткеч 4,17 киловатт-сәгать (кышын - 7-8; җәй көне 2-3 киловатт-сәгать) тәшкил иткән. Быел исә кышкы күрсәткечләр тагын да искитмәле: гыйнварда ул 10,52 киловатт-сәгатькә кадәр җиткән, февральдә исә 4,82 киловатт-сәгать... Күрсәткечләрнең болай тирбәлүен кем аңлатып бирер икән?

Узган елның сентябреннән электр энергиясе өчен ОДН җан башыннан түгел, яшәү мәйданыннан чыгып билгеләнә башлады. Димәк ки, иркен фатирларда яшәүчеләр урам, подвал, коридорда тотылган ут өчен күбрәк түли дигән сүз. Әйтергә кирәк, кайчак фатир эчендә тотылган энергиягә караганда, ОДН күбрәк килеп чыга. Пародоксмы?

Ут өчен ОДН ничек исәпләнә?

Әйтик, йортта төрле зурлыктагы өч фатир һәм кибет урнашкан. Исәп приборлары күрсәтүенчә, бу йортта барысы 40 квт энергия тотылган. ОДН күләмен билгеләү өчен иң элек бу йорттагы торак һәм торак булып саналмаган бүлмәләр мәйданы исәпләнә. Кулланылган энергия күләме гомуми мәйданга бүленә, аннан соң һәр фатир мәйданына тапкырлана. Шунысы да бар, фатир хуҗалары исәп приборлары күрсәткечләрен киметми үз вакытында тапшырган очракта, реаль саннар барлыкка килә. Ә күршең намуссыз рәвештә алдаса яки урласа? Йортта яшәүчеләрнең барысы да уртак мәнфәгатьләр белән яшәгәндә генә ОДНны киметеп булачак, дип исәпли белгечләр. Мәсәлән, электр энергиясе буенча бер кешегә исәпләнгән ОДН шәһәрдәге 233 йортта 7 киловаттан кимрәк.

ОДН түләүләренә нәрсәләр керә?

"Татэнергосбыт" ААҖнең Алабуга филиалы җитәкчесе Василий Кайнов әйтүенчә, ОДН составына түбәндәге түләүләр керә:

- подъезд, баскыч мәйданчыклары, чардакны яктырту;

- лифтлар, домофоннар, лифт шахталарын энергия белән тәэмин итү;

- ИТП, кайнар һәм салкын су насосларын, җылылыкны исәпләү приборларын энергия белән тәэмин итү;

- гомумйорт исәп приборларыннан шәхси счетчикларга кадәрге үткәргечләрдә техник югалтулар;

- шәхси счетчиклар кулланган электр энергиясе.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев