Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оста куллы Илдар Шәйхетдинов борынгы һөнәрчелегебезне кабат торгызып, башкаларга да өйрәтә

Алабуганың Ленин мәйданында урнашкан Һөнәрчеләр ишегалды XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсенең визит карточкасы булды.

Ул төрле җирләрдән килгән декоратив-кулланма сәнгать һәм халык һөнәрләре өлкәсендә профессионалларны җыйды, тәҗрибә уртаклашу өчен үзенчәлекле мәйданчыкка әверелде. Барлык ярминкә кунаклары да төрле мастер-классларда катнаша алды. 
Зур игътибар җәлеп иттергән остаханәләрнең берсе — читек чигү. Бу һөнәр белән Алабугадан Илдар Шәйхетдинов таныштырды. Аның турында белмәүчеләр сирәктер.
Илдар Шәйхетдинов бу һөнәргә әтисеннән өйрәнә. 80нче елларда ул унты тегү серенә төшенә. Шактый еллар аяк киеме төзәтүче булып эшли. Соңыннан татар халкының күн мозаикасы белән кызыксына башлый. Бүген читекләргә ихтыяҗ зур икән, тегәргә өйрәнергә теләүчеләр дә шактый, шуңа күрә андыйларга ул мастер-класслар бирә, һәр сере белән уртаклашырга әзер. Алабугада аның үз остаханәсе бар, ә инде еракларда урнашканнар өчен ул онлайн рәвештә дәресләр бирә, чөнки өйрәнергә теләүчеләр Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, хәтта башка илләрдән дә бар. 
— Бу минем өчен һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Иң зур максатым — үзем белгәннәрне яшьләргә өйрәтеп калдыру, шуңа күрә теләге булган һәркемне үземнең мастер-классларыма көтеп калам. Читек чигәр өчен хәзер материал җитәрлек, ихтыяҗ бар, әмма бу эштә иң кирәклесе — түземлек, бер урында озак утырып эшли белү. Әлеге эш белән кызыксынучы 100 кешенең нибары унбише генә станок артына утыра. Унбиш кешенең берсе генә дә бу эшне дәвам итсә, тырышлык юкка китмәгән дигән сүз. Перспектив юнәлеш булса да, күпләр башлап карый да, кул селти, чөнки монда тиз генә эшләнә торган акча юк, — ди борынгы һөнәрчелегебезне үзләштереп, кабат торгызып, башкаларга да өйрәтүче оста.
Яшьләр дә әлеге һөнәрне зур кызыксыну белән үзләштерә икән. Кемдер үзе өчен сумка, читек чигә, кемнәрдер якыннарына үз куллары белән бүләк ясый. Ә башка берәүләр хәтта үз остаханәләрен дә ачарга теләк белдерә. Илдар абый әйтүенчә, эшләнмәләрдә бары тик үсемлек рәвешендәге бизәкләр генә кулланыла, лалә чәчәге бизәге популяр. Җөйгә карата иң мөһиме — бер сантиметрга нәкъ биш атлам сыярга тиеш.
— Хыялым — чигүле читекне тагын да ныграк таныту, әлеге һөнәргә тагын да күбрәк кешене өйрәтү. Алабугада өйрәнергә теләүчеләр күп булса, мастер-классларны мәчетләрдә дә үткәрү мөмкинлеге бар, — ди Илдар Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев