Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оста куллы ветераннар

Спас ярминкәсендә палаткаларның берсе республиканың төрле районнарыннан килгән ветераннар оешмалары вәкилләре иҗатына багышланган иде.

Һәр җирлектә оста куллы кешеләр була — кемдер картиналар, бизәнү әйберләре, йомшак уенчыклар ясый, башка берәү бәйли, тегә, талчыбыктан кәрҗиннәр үрә. Андый оста куллы кешеләргә сокланып карамый мөмкин түгел, чөнки бөтен кешегә дә андый сәләт бирелмәгән. Соңгы вакытларда кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Алар арасында яшьләрне дә, олыларны да күрергә була.

Спас ярминкәсендә дә нинди генә эшләнмәләргә тап булырга туры килмәде. Бигрәк тә ветераннар оешмалары вәкилләре әзерләгән әйберләр игътибарсыз калмады.

Арча районыннан 78 яшьлек Филсинә Сафинаның ярминкәгә икенче тапкыр килүе. Ул матур итеп чигелгән түбәтәйләр, бәйләнгән чәчәкләр тәкъдим итте. Гомердән гомергә, түбәтәй – татар күрке булган. Ә монда түбәтәйләрнең ниндие генә юк иде. Соңгы арада Филсинә апаның күзе начарлану сәбәпле, бу эшкә кызы алынган, ул кулдан түбәтәй сыра, ә чигү эшләрен оныкчыгы эшли. Кыскасы, бу эшне гаилә белән башкаралар.

– Буыннан буынга бара бу эшебез, иң мөһиме – балалар өйрәнеп калсын. Киләчәктә дә шушы шөгыльне дәвам итсеннәр, югалтмасыннар иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Филсинә апа.

Түбәтәйләрнең бәясенә килгәндә, 150дән башлап 600 сумга кадәр. Ыргак  ярдәмендә бәйләнгән чәчәкләр исә 100 сум тора.

Филсинә апа әйтүенчә, алар кечкенәдән үк гаиләдә кул эшләрен белеп үскәннәр. Бүген дә бу эш аларга вакытны файдалы үткәрергә ярдәм итә.

Спас районыныннан Татьяна Смирнова белән Любовь Михайловна ярминкәгә беренче тапкыр килгән. Любовь Михайловна сәйләннән чәчәкләр һәм картиналар чигү ысулы белән таныштырды. Әлеге картиналарны сатар өчен түгел, бары тик башкаларга нинди матур икәнлеген күрсәтү өчен генә алып килгән.

– Ә мин текстиль аксессуарлар – муенсалар һәм чәчәкләр ясау буенча мастер-класс әзерләдем. Аларны әзерләү бөтенләй кыен түгел. Муенсалар өчен бары  ташландык материал кисәкләре һәм теләк кенә кирәк. Бөтен күңелеңне биреп эшләсәң, бик матур килеп чыга. Аларны яшь кызлар да, өлкәнрәк хатын-кызлар да муенга тагарга мөмкин, – дип билгеләп үтте Татьяна Смирнова.

Осталарның сүзләренә караганда, кул эше аларның лаеклы ялдагы көннәрен бизи. Мастер-класслар вакытында алар аралаша, осталык серләре белән уртаклаша. Татьяна Смирнова билгеләп үткәнчә, алар бик актив тормыш рәвеше алып баралар.

Алабуга районының Танайка авылында яшәүче Сергей Манин да Спас ярминкәсенең даими катнашучысы. Ул агачтан төрле уенчыклар ясый: пазллар, курчак җиһазлары һәм башкалар. Үз эшләнмәләре өчен ул агачның төрле төрләрен куллана: каеннан башлап кызыл агачка кадәр.

Барлык эшләнмәләр арасында иң популяр булганы – агач пазллар. Бәяләренә килгәндә, 100 сумнан башлап 500 сумга кадәр.

– Аларны биредә берәү дә ясамый, шуңа күрә алучылар күп, – дип җавап бирә оста.

Чиккән түбәтәйләр, үзенчәлекле муенсалар, сәйләннән чигелгән картиналар, бәйләнгән чәчәкләр, искиткеч агач эшләнмәләре – һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев