Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсияне ничек арттырырга?

Дәүләтнең өстәмә пенсия программасында катнашуга 2014 елның 31 декабрьгә кадәр гариза биргән һәм беренче ирнекле взносны 2015 елның 31 гыйнварына хәтле түләгән кешеләр ел саен пенсияләренең тупланма өлешенә 2 мең сум күчереп барсалар, дәүләт шулкадәр күләмдә акча өсти.

Программа вакыт ягыннан чикләнгән. Беренче взнос кертелгән вакыттан алып, 10 ел дәвамында дәүләт акча өстәп бара. 2016 ел нәтиҗәләре буенча 2017 елда дәүләт ярдәмен алу өчен, 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр күләмдә иминиятләштерү взносларын 2016 елның 31 декабренә кадәр ясарга кирәк. Шулай да 2017 елда тиешле суммаларны алуга гарантия булсынга, Россия Пенсия фонды түләүне 2016 елның 26 декабренә кадәр башкарырга киңәш итә. Елга ике меңнән ким акча күчерүчегә дәүләт өстәмә акча түләми. Взносларның бер елга максималь күләме 12 мең сум тәшкил итә.
Пенсиянең тупланма өлешенә взносларны түбәндәге ысуллар белән күчерергә була:
• Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында пластик кредит картасын кулланып, бу очракта взнос түләве өчен комиссия акчасы алынмый, кредит учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми;
• Пенсия фондына кредит оешмасы аркылы мөстәкыйль рәвештә квитанция рәсмиләштереп, моның өчен РПФ сайтында тутырылган реквизитлар ("РПФ хезмәт күрсәтүләре" бүлеге, "Түләү документларын формалаштыру" бүлекчәсе) файдаланыла. Үзең белән ПФ иминиятләштерү таныклыгы һәм шәһесне раслаучы документ алырга кирәк;
• эш бирүче аркылы, эш урынында сезнең хезмәт хакыгыздан взносларны тотып калып, Пенсия фондына күчерү юлы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев