Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Полицейский әни: “Эштә дә балалар өчен борчылам”

Полиция хезмәткәре формасын кигән хатын-кызны күрү безнең өчен хәзер сәер түгел. Тик җитди күз карашы һәм таләпчән тавыш артында кайгыртучан әни һәм сөекле хатын булуы турында бөтенебез дә уйлап бетерми.

Алабуга районының эчке эшләр бүлегендә эшләүче полиция капитаны Миләүшә Шакирова гаиләсендә моннан алты ел элек игезәкләр - Наил белән Лилия дөньяга килә. Бу - тәҗрибәсез ата-ана өчен чып-чын сюрприз була.

− Мин кияүгә соң чыктым. Укыдым, соңыннан эшләдем, гаилә кору турында уйларга гел вакыт җитмәде, - дип сөйли Миләүшә.

Гаиләдә тиздән бала туачагын белү Шакировлар өчен көтеп алынган хәбәр була, тик менә йортта берьюлы ике сабый булачагын беркем дә көтми. Бу күңелле хәбәрне Миләүшәгә беренче УЗИда ук хәбәр итәләр, дөрес, табиблар әйтүенчә, дөньяга ике кыз туарга тиеш була. Икенче тикшерүдә генә бәхетле әни кыз һәм малай көткәнен белә.

Хәзер Миләүшә полиция капитаны дәрәҗәсендә. Хәер, хокук саклау органнарында карьера ясармын дигән уй башына да килми яшь кызның. Мәктәптән соң укытучы һөнәрен сайлый һәм педагогик институтның физика-математика факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач мәктәптә биш ел буена математика укыта. Көннәрдән бер көнне, Морт авылындагы милиция бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән туган абыйсы, кызны бүлеккә эшкә чакыра. Миләүшә эшләп карарга дигән фикергә килә. Эш авыр, тик кызыклы булып тоела аңа. Мәктәпкә кире кайту турында ул инде уйлап та карамый. Баштарак кызны Морт милиция пункты җитәкчесенең сәркатибе итеп эшкә алалар, соңрак, яңа хезмәткәрнең эшкә җаваплы караганын күреп, аттестация үтәргә тәкъдим ясыйлар. Шулай итеп, Миләүшә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре рәтен тулыландыра. Эштән аерылмый гына Удмуртия университетында юридик факультетта укый. Соңрак Морт авылының милиция бүлегендә дознаватель вазифасына билгеләнә. Хәзер Миләүшә Алабуга эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегендә инженер-электроник булып эшли. Гомуми эш стажы исә 17 ел тәшкил итә.

− Мин полициядә соң гына - 26 яшьтә эшли башладым, гадәттә монда 19 яшьләрдә киләләр, ә 38дә инде пенсиягә китә алалар, - ди Миләүшә.

Балалар белән күбрәк вакыт үткәрү мөмкин булсын өчен ул кизү бүлегенә эшкә күчә. Миләүшә бер тәүлек кизү торганнан соң өч көн буена балалар һәм гаилә белән шөгыльләнә ала. Дежур торганда эш бик киеренке, тик аның өчен иң авыры - бер тәүлек буена балалардан аерып тору. Эш урынында да ул алар турында гел уйлап-борчылып тора, балалар кемнеңдер карамагында булуын белү - аның өчен иң әһәмиятлесе.

Без аның гаиләсе белән Миләүшә тәүлеклек кизү торып кайтканнан соң очраштык. Йокысыз төннән соң ул әле бер генә минутка да керфек какмаган.

− Авыр инде, әлбәттә, тик эшең шундый булгач, бер кая да барып булмый, - ди ул елмаеп.

Әле ярый балалар белән булышыр кешеләре бар: игезәкләр белән әби дә кала, Миләүшәнең каенсеңлесе дә еш кына балаларга күз-колак була. Ә игезәкләр туганнан соң иң зур ярдәмне ире күрсәтә. Балаларны хатыныннан да яхшырак карый белгән Марат, Миләүшәне дә өйрәтә.

− Бертуганнарымның балалары барысы да минем күз алдымда үстеләр. Алар белән еш кына кала идем, шунда бала карарга өйрәндем дә, - дип сөйли Марат.

Миләүшә өч ел буена декрет ялында була, балалар белән озаграк өйдә калырга теләге зур булса да, эшкә чыгарга кирәк була. Хәзер игезәкләр тырышып мәктәпкә әзерләнә, гаиләнең бар уе да бары тик шуның турында гына. Булачак укучылар белән занятиеләр - беренче урында. Инде хәзер үк Наил белән Лилия инглиз телен башлангыч мәктәп дәрәҗәсендә белә, зур кызыксыну белән китаплар укыйлар, өйрәтә торган программалар карыйлар. Аларның ямансулар өчен вакытлары юк та диярлек - әле никадәр кызыклы әкият укыйсы бар да, никадәр мультфильмнар каралмаган! Бар таныш булмаган әйберне игезәкләр кызыксынып кабул итәләр, яңа белем һәм шөгыль өчен аларның күңелләре һәрвакыт ачык. Наил белән Лилия үзара дус, вакыт-вакыт шаяргалап алсалар да, бер-берсен гел яклыйлар.

Лилия инде булачак һөнәрен сайлап та куйган: кызчык чәчтараш булырга хыяллана.

− Бөтен кешене матур итәчәкмен, - дип аңлатты ул.

Лилиядән аермалы буларак, Наил әлегә кем булачагын хәл итмәгән. Малайның теләкләре көн саен үзгәреп тора: әңгәмә вакытында да, минем кулдагы фотоаппаратны күргәннән соң, Наил фотограф булырга дигән катгый карар кабул итте.

Кызганычка, эш графигы киеренке булганга күрә, гаилә тулысынча бик сирәк бергә җыела, тик буш вакыт була калса, алар аны бер-берсенә багышлый.

Сабина КАЧАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев