Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Полициядә хезмәт итү – яшәү рәвеше

10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен җинаятьчелеккә каршы көрәшүче һәм безнең куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычын үз өстенә алган кешеләр билгеләп үтте.

Әлеге дата алдыннан без Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев белән очраштык.
— Юрий Николаевич, бәйрәм алдыннан нәтиҗәләр ясыйлар. Алабуга полициясе хезмәткәрләре өчен агымдагы ел нинди булды?
— Тугыз ай нәтиҗәләре буенча I категорияле бүлекләр арасында без икенче. Гадәттәгечә, безнең бүлек һәрвакыт алдынгы урыннарны били. Минемчә, бу яхшы нәтиҗә. Бу ел барыбыз өчен дә бик авыр булды һәм ул әле тәмамланмады. Әмма, бернигә дә карамастан, шәхси состав лаеклы хезмәт итә һәм үзенең һөнәри бурычын үти. Кайбер кешеләр җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын кулланмаучыларны административ җаваплылыкка тартуыбыз өчен зарлана, тик әлегә башкача берни дә эшләп булмый. Без мондый вәзгыять белән беренче тапкыр очраштык, әмма шәхси состав аның бөтен җитдилеген аңлый һәм бу юнәлештә эшли.
— Быел безнең районда иң еш нинди җинаятьләр кылынды?
— Узган ел белән чагыштырганда мошенниклык, банк карталарыннан акча урлаулар 41 процентка артты. Бу шактый күп. Китерелгән зыян күләме турында сөйләсәк, Алабуга буенча гына да бу 14 миллион сумнан артык. Кызганычка каршы, кешеләр нигәдер үз акчаларына җитди карамый, чит кешеләргә җиңел генә ышана. Алдакчыларның хәйләләренә ике тапкыр эләгүчеләр дә бар. Үз карталарыңның мәгълүматларын башкаларга хәбәр итәргә ярамавы турында бер генә тапкыр әйтелмәде. Еш кына мошенниклар банкларның куркынычсызлык хезмәте вәкилләре исеменнән шалтырата, ә гражданнар шәхси мәгълүматларын җиңел генә хәбәр итә, тик чын куркынычсызлык хезмәте үз клиентларына шалтыратмаячак. Әгәр алар шикле операцияләр турында сизә икән, белгечләр үзләре моны туктата һәм бу хакта карта хуҗасына хәбәр итә. Шушы көннәрдә бездә мондый очрак булды — мошенниклар предприятие җитәкчесен 1,5 миллион сумга алдаган. Ул интернет буенча килешү төзегән, бернәрсә дә тикшермичә, продукцияне җибәргән, ә акчасын ала алмаган. Ә бит үзегезне саклау өчен, эшләргә җыенган фирмалар турындагы бәяләмәләрне интернетта карау, банкларга шалтырату һәм сезгә килгән мәгълүматны ачыклау җитә. 
— Мондый җинаятьләр ничек ачыла?
— Шактый авыр. Беренчедән, пандемия аркасында командировкаларга барырга ярамый иде, ә кайбер очракларда бу мөһим. Кайбер эшләрне болай гына ачып булмый, чөнки алар чит илләрдә эшләнгән. Шуңа күрә уяу булырга һәм хәйләләргә бирешмәскә кирәк, ул чакта бу җинаятьләр акрынлап юкка чыгачак.
— Берсүзсез, бәйрәмнең төп геройлары — эчке эшләр органнары хезмәткәрләре. Бүген кадрлар белән эш ничек тора? Яшьләр киләме?
— Киләләр, әмма без теләгәнчә үк актив түгел. Нигездә, патруль-пост хезмәтендә кадрлар җитеп бетми, гадәттә, алар полициядә эшли башлыйлар, һөнәр белән танышалар. Полиция участок уполномоченныйлары таләп ителә.
— Полиция хезмәте — үзенчәлекле эш. Полиция хезмәткәрләренә һәрвакытта да хас булган сыйфатларны атагыз.
—Намуслылык, гадел булу, мәрхәмәтлелек.
— Мөгаен, Алабуга полиция бүлегендә горурланырлык династияләр бардыр.
− Әлбәттә. Алар — Черновлар, Солтановлар, Косолаповлар, Игнатьевлар, Сушковлар династияләре.
— Полициядә ничә ел эшлисез?
— 85нче елдан бирле. Хезмәтебезне башка эш белән чагыштыру кыен. Бу — яшәү рәвеше. Эшкә барып, көне буе эшләдем дә, кайтып киттем һәм бөтен нәрсә турында да оныттым, дип эшләп булмый. Җан атып эшләргә кирәк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сораулар туа һәм аларны тиз арада хәл итәргә кирәк. Бар кеше дә алай булдыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев