Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Причал төзелеше тиздән тәмамланачак

Район башлыгы Геннадий Емельянов 2 августта ике теплоход кабул итәргә тиешле причалның төзелеш барышын карады.

Эшләр инде финиш сызыгында. Эшнең төп һәм иң авыр өлешен алган субайлар (свая) сугылган, металл конструкцияләр куелган, агач түшәмәләр җәелән.

− Хәзер эшчеләр алгы коймаларны коралар. Судноларны арканлап кую жайлы булсын өчен, Ларсен шпунын урнаштырасы һәм бераз буяу эшләрен тәмамлыйсы калды, − дип сөйләде объект прорабы Шугар Бандаев.

Тиздән причалда яктылык та барлыкка киләчәк, моның буенча белгечләр эшли.  

– Причал янында тауга биек флагшток белән флаг куярга кирәк, – диде район башлыгы, һәм “Алабуга” һәм “Елабуга” язмалары барлыкка килердәй, зур хәрефләр куярга тәкъдим итте. Шул ук вакытта шәһәр исемнәренең беренче хәрефләре бер-берсе өстенә куелырга, әмма кушылмаска тиеш. “А” хәрефе калган хәрефләрдән 2 метрга югарырак булачак, һәм аның биеклеге 5 метр тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш тәмамланганнан соң причал берьюлы өч судноны кабул итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев