Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Проблема булса, “Халык контроле” сайтына хәбәр ит

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" системасы 2012 елдан бирле эшли.

Моңа кадәр гражданнар бу сайтка 23 юнәлеш буенча мөрәҗәгать итә алган булса, хәзер исә аларның саны 53кә җитте.

"Халык контроле" эшчәнлеге барышында халыктан 96 мең гариза кабул ителгән, 81 меңе диярлек чишелеш тапкан.

Бүгенге көндә татарстанлылар нигездә территорияне төзекләндерү буенча мөрәҗәгать итә. Шул төрдә барлыгы 33547 хәбәр алынган. Аннан кала, юл хәрәкәтенә кагылышлы 17286 шикаять, муниципаль юлларны тоту һәм төзекләндерү буенча 11878 мөрәҗәгать кергән.

Татарстанда "Халык контроле" хезмәте кулланучылар өчен 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр түләү кертте. Белдерү хәбәрләрен түбәндәге юнәлешләр буенча җибәрергә мөмкин:

• "Сәүдә кагыйдәләрен бозу"

- 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь сату;

- сәүдә ноктасының балалар, мәгариф, медицина учреждениеләренә яуын урнашуы;

- алкоголь продукциясен лицензиядән башка, стационар булмаган сәүдә объектында сату;

- контрафакт алкоголь продукциясен сату;

- "ике төрле кулланыла" торган спиртлы сыеклык белән сәүдә итү.

"Җәмәгать туклануы"

- җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне бүлеп сатуга лицензиясе булмау;

- алкогольле продукция сата торган җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмаларына якын урында булуы.

"Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) сату"

- алкогольле һәм спиртлы продукцияне зур күләмдә лицензиясез (яшерен цехларда, гараж һ. б.) җитештерү, ваклап сату, эшкәртү юлы белән кәсеп итү;

- рөхсәт ителмәгән алкоголь продукциясен китерү (контрабанда).

Белдерү хәбәрләрендә күрсәтелгән тәртип бозулар буенча вәкаләтле вазифаи затлар үз вәкаләтләре кысаларында тикшерү үткәрә. Фактлар расланган очракта, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр ияләренә түләүләрне үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев