Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Проблемаларны нәтиҗәле чишү өчен, аларны белү кирәк

Очрашу сәгать ярым дәвам итте. Районның Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриевның гражданнарны шәхси сораулар буенча беренче тапкыр кабул итүендә шундый рекорд куелды.

Җиде кеше – җиде проблема һәм җиде шәхси тарих. Рөстәм Нуриев аларның һәркайсын аерым карады. Гадәт буенча, сорауларның күпчелеге торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы иде. Мәсәлән, алабугалы Эльвира Галимова Тойма урамындагы 18нче йортта яшәүчеләрнең барысы исеменнән райбашкарма комитетының яңа җитәкчесенә капиталь ремонт үткәрүдә булышлык сорап мөрәҗәгать итте. Алар яши торган ике катлы сигез фатирлы йорт коточкыч хәлдә (фоторәсемнәр моны раслый. – Авт. иск.) – подъездга кергәндә кыек ишелеп, җәрәхәт алырга мөмкин, идәннәр чергән һәм батып тора, үткәргечләр эшләми – биредә торучыларның бәла-казалар исемлегенең чиге юк. Шуңа да карамастан, әлеге йорт рәсми рәвештә җимерек дип танылмаган. Тулысынча төзекләндерүгә кадәр яшәп җиткерәсе бар әле, – ди Эльвира Галимова.

ТКХ һәм төзекләндерү Департаменты директоры Ольга Михайлова да бу сүзләрне раслады.

Йорт 1917 елда ук төзелгән. Күпкатлы йорт капиталь ремонт программасына кертелгән, тик бары 2040 елга. Бу вакытка, һәм без моны таныйбыз да, йорттан бернәрсә дә калмавы мөмкин. Эш шунда, капремонт программасы 2013 елда формалашты һәм система йортларны үзе билгели иде. 2013 ел мәгълүматына караганда, бу йорт 2040 елга эләккән. Тулысынча төзекләндерүне иртәрәк вакытка күчерү өчен, торак хуҗалары җыелышын уздырырга кирәк. Шулай булса да, без программаны 2013 елдан гына үзгәртә алабыз, чөнки өч еллык программа инде тулысынча формалашкан.

– Идарә компаниясенә иң кичекмәс эшләрне быел ук, яңа елга кадәр, киләсе елның агымдагы төзекләндерү чаралары хисабына үтәргә кушыгыз. Һәм, әлбәттә инде, капремонт программасына тагын да иртәрәк вакытка үзгәреш кертергә кирәк, – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Нуриев.

Ул шулай ук Нефтьчеләр проспекты, 16 адресы буенча урнашкан тулай торактагы бүлмәнең су белән тәэмин ителеше өчен түләүне яңадан исәпләргә кушты. Әлеге мәсьәлә белән Рөстәм Нуриев янына килгән Вильдановларның гаиләсе ул адрес буенча инде озак вакыт яшәми, әмма идарә компаниясе су өчен хисап куюларын дәвам итә. Леонид Коловның хәле катлаулырак булып чыкты: 2012 елда Казан урамындагы 45нче йорт аварияле дип табылган. Кешеләрнең кайберләре туганнарында урнашты, булдыра алганнары милек сатып алды яисә “иҗтимагый ипотека” программасында катнашты. Леонид Колов гаиләсенә Дәүләт торак фонды Нечаев урамы, 16 “а” адресы буенча вакытлыча торак бирде. Бу уңайдан бернинди дә килешүгә имза куелмаган булган. Хәзер ДТФ гаиләне аннан чыгарырга маташа, югыйсә Казан урамы, 45 йортта яшәүчеләргә яңа торак бирү вакыты министрлык тарафыннан 2024 елга билгеләнгән, ягъни якындагы биш елда Коловлар гаиләсенә яшәр урын юк. Социаль ипотека буенча программада, Коловларның әйтүенә караганда, алар катнаша алмый, чөнки бюджет өлкәсендә эшләмиләр. Нечаев, 16 “а” адресы буенча фатирны үзләренә социаль яллау итеп рәсмиләштерүдән дә баш тарталар. Әлеге сорауны Рөстәм Нуриев шәхси контрольгә алды һәм үзе ТДФ исеменә хат белән чыгарга вәгъдә итте. Гаиләнең тору урынына килгәндә, Рөстәм Нуриев, эш Коловлар гаиләсен фатирдан чыгаруга барып җитә икән, 2024 елга кадәр муниципаль фатирларның берсен биреп торырга карар кылды.

Бу көнне берәү дә биргән соравына җавапсыз калмады. Биш бала анасы Анна Павлова, күрше регионда теркәлгән сәбәпле, күп балалы булуын дәлилләп йөрергә мәҗбүр. Алабуга районының Ветераннар Советы рәисе Өлкәннәр ункөнлеген оештыруда ярдәм сорады. Эшмәкәр Ринат Ишкиняев хакимият вәкилләреннән үз бизнесын һәм гомумән Алабуга районында балык үрчетүне үстерү максатында, муниципаль буа яисә күлләрне арендага бирүләрен сорап килгән. Анна Павлова, әйтергә кирәк, тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрде. Ул мәгариф идарәсендә баланы исәпкә куйганда яки балалар бакчасына урын бүлгәндә чират хакында сүз кузгатты. Мәктәпкәчә мәгариф белгече бүлмәсенә керергә 6-8әр сәгать көтәргә туры килә. Кабул итү атнасына ике мәртәбә генә, ди күп балалы әни. Рөстәм Нуриев Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зариповка кабул итү тәртибен кешеләр көн саен, шимбәне дә кертеп, йөри алырлык итеп төзергә киңәш итте. Шимбә урынына дүшәмбе ял көне булсын, – дип өстәде ул. Ахырдан гына килгән алабугалы Виктор Лукашевич, игътибарны 6нчы һәм 12нче микрорайоннарда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең оештырылмавына җәлеп ите. Рөстәм Нуриев Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа башлыгы Руслан Сафинга шушы шимбәдә үк, бу мәсьәләне өйрәнеп, зур булмаган күләмдә булса да, ярминкә оештырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев