Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Проблемаларны хәл итәргә кирәк

Алабугада шәхси сораулары белән район башлыгы Геннадий Емельянов янына биш кеше килде.

Юрий Копылов Яр Чаллы шоссесында урнашкан йортта яши. Йортыннан якынча 100 метр гына ераклыктагы "Паллет-Экспресс" җәмгыятенең көчле төтенләвен һәм һаваны зарарлавын әйтте.

- Узган елның 20 декабрендә экология полициясенә гариза белән мөрәҗәгать иткән идем, протокол төзеделәр. 22 декабрьдә әлеге оешманың эшен 10 тәүлеккә туктату турында хөкем карары чыкты. Быел 22 гыйнварда тагын судка мөрәҗәгать иттем, ләкин бу эш табылмады. Мин прокуратурага гариза язарга мәҗбүр булдым. Шушы көннәрдә суд приставлары миңа "Паллет-Экспресс" җәмгыятенең шәһәр суды карары буенча 10 гыйнварда ябылуы турында хәбәр итте. Оешманың әле бүген дә эшләве, берни дә үзгәрмәгәнлеге турында дәлилләрем бар. Дөрес, хәзер азрак төтенли, ләкин өйне җилләтеп булмый, чөнки тәрәзәдән 50 метр ераклыкта сасы ис таралган. ТР экология министрлыгына атмосфера һавасын тикшерергә дигән үтенеч белән хат юлладык һәм әлеге исләрнең сәламәтлек өчен зыянлы булуы турында җавап алдык, - дип аңлатты Юрий Копылов.

ТР буенча Алабуга районы Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге җитәкчесе Сергей Вдовин сүзләренчә, аларның һаваны тикшерү нәтиҗәсе буенча зыян ачыкланмаган.

Геннадий Емельянов һаваны тагын бер тапкыр тикшерергә һәм зарарлы булган очракта, чара күрергә кушты.

"Паллет-Экспресс" җәмгыяте - агач таралар эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Мондагы мичкә, тирә йортларда яшәүчеләр әйтүенчә, химик матдәле калдыклар ягыла. Хәлне ачыклау максаты белән, без предприятие директоры Илнар Шәйхиевтан сорадык һәм шундый җавап алдык:

- Без инде өч ел буе агач аслыклар җитештерәбез. Моннан чыгып уйласак, ягылган калдыклар да агачныкы. Агачтан нинди зарарлы матдә бүленеп чыгарга мөмкин? Ягулык казанын без тәүлеккә ике тапкыр - иртә һәм кич ягабыз.

Агач калдыкларын мичкә атканда, тиз арада тарала торган куе төтен барлыкка килә. Базаны алгач та, бер җитештерү бүлмәсендә каты төтенли торган "СТАРТ" исемле казан тора иде. Гражданин Копыловның мөрәҗәгатеннән соң без иске казанны яңа "СТАРТ 100"гә үзгәрттек, ләкин төтен юлына рәсми рөхсәт алырга кирәген күздә томадык. Җитешсезлекләрне бетерү өстендә башкарылган чаралардан соң, без эшне яңадан башлап җибәрергә уйлаган идек, ләкин моның урынына Юрий Копыловның гаризасы буенча Алабуга һәм Яр Чаллыдан экология бүлегеннән тикшерүләр килә башлады. Әйе, суд карары буенча, 10 көнгә без төтен тишеген ябарга мәҗбүр булдык. Суд приставлары казанга печать ябыштырганга күрә, цехны электр энергиясе белән җылытуга күчтек. Бездә хәзер тиешле рөхсәт бар, яңадан эшкә керештек.

Танайкадан Елена Тулина эшкә урнашырга булышуларын сорап килгән. 2010 елда ул "Авылдагы яшь белгечләр" программасы буенча төзелеп бетмәгән йорт алган һәм аны үз акчасына салып бетергән. Килешү буенча ул бу йортта биш ел яшәгән. Елена Тулинаның сүзләренә караганда, узган елны ул йорт өчен өстә торган бурычны төшерергә теләгән, ләкин аны, ике ел бюджет өлкәсендә эшләмәгәне өчен, кире борганнар.

Елена Иван кызы алты бала тәрбияли - өчесе үзенеке, өчесе тәрбиягә алган бала. Алар кечкенә булганга, эшкә чыга алмый. Бер кызы быел беренче сыйныфка бара. Аны да контрольдә тотарга кирәк. Тагын бер баласы 13нче номерлы махсус балалар бакчасына йөри, аны Танайкадан Алабугага йөртергә туры килә.

- Мине сайлау алдында калдырдылар: я мин ике ел бюджет өлкәсендә эшләргә тиеш, я миллион түләргә. Миллионны нәрсә өчен түләргә? 25 ел буена мин 800 мең түләргә тиеш. Әҗәтләргә кереп беттем, кредитлар алдым, өйне күтәрдем. Тагы миллион түләргәме? Миңа әллә өч ел тәрбияләгән балаларымнан баш тартыргамы? - дип сорый ул.

Торакны исәпләү һәм билгеләү бүлеге җитәкчесе Надежда Ушакова аңлатканча, бу гаиләгә төзелеп бетмәгән йорт бирелгәндә, күпбалалы ана үзәк район хастаханәсендә эшләгән. Программа буенча мәҗбүри шарт - ул бюджет өлкәсендә биш ел эшләргә тиеш.

Ахыр чиктә, мөрәҗәгать итүче ярты ставкага булса да эшкә урнашырга ризалашты, ә ярты көнен өйдә балалары белән үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев