Пушкин – мәңгелек
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең күргәзмә залында узган "Пушкин юллары белән" дип аталган күргәзмә алабугалылар һәм шәһәр кунакларына шагыйрьнең лирик һәм романтик дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.
Күргәзмәгә куелган тарихи-көнкүреш предметлары XIX гасырның сәяхәтче образын тудыра, ул заманда Россия буенча тере транспортта хәрәкәт итүнең үзенчәлекләре турында төшенчәләр бирә. IX гасырның беренче яртысындагы сәйлән белән бизәлгән декоратив кулланма сәнгать эшләнмәләре - чын мәгънәсендә бизәк булып тора. Пушкин заманының атмосферасын булдырыр өчен, "Элегия" вокал ансамбле башкаруында музыкаль әсәрләр яңгырады.
Бу - Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм Михайловкадагы Пушкинның дәүләт музей ядкарьлегенең уртак проекты.
Пушкин музей-ядкарьлегенең директоры Георгий Васильевич Алабугада гына түгел, ә Татарстанда беренче тапкыр булуын әйтте.
- Пушкинның җәяү йөрергә яраткан, шунлыктан Михайловскоены аркылыга-буйга йөреп чыккан. Начар юллы Россиядә генә дә ул 30 мең километр юл үткән, моның нәтиҗәсе булып аның шигырьләрендә юл темасының өстенлек алуы тора, - дип өстәде.
- Һәр күргәзмәнең бурычы - үзебездә булган әйберләрне башкалар белән бүлешү, аларга җиткерү. Анда булганнар күзлегеннән чыгып, Михайловское буенча сәяхәт итә аласыз, - ди Георгий Василевич картиналарга күрсәтеп.
Алабуга музей-ядкарьлегенең директоры Гөлзада Руденко:
- Ниһаять, Пушкин Алабугага килеп җитте. Надежда Дурова Александар Пушкаин белән хат алышкан. Марина Цветаева аны "минем Пушкин" дип йөрткән. Пушкин сәяхәт итәргә яраткан. Юл, эпоха белән бәйле әйберләрне күргәзмәдә булдырырга тырыштык.
- Пушкин - мәңгелек. Дөрестән дә, ул безнең белән: кечкенә вакыттан башлап, әкиятләре белән янәшә атлый, үсмер чакта, беренче гашыйклык чорында лирик шигырьләре белән ул шулай ук янәшә, һәм олыгайганчы, һәрвакыт киңәш бирә, - ди КФУның Алабуга институты профессоры Анатолий Разживин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев