Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пыяласыз тукталышлар, чүп савытсыз урамнар: алабугалыларны нәрсәләр борчый?

Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте.

Кичләрен һәм ял көннәрендә маршрутканы озак көтәргә туры килә. Кайвакытта сәгатькә якын торасы.
Алабугалы Әлфия Зарипова шәһәрнең аскы өлешендә яши, эше өске өлештә. Өенә җәмәгать транспорты белән кайта.

— Миндә автобуслар расписаниесе бар, иртә дә, кич тә шуңа карап чыгам, ләкин кич белән китү катлаулырак. Гадәттә, мин Яшьләр урамы буйлап үтә торган 4 яисә 6нчы маршрутканы көтәм. Булмаса, икенче тукталышка, 8нче маршрутка барам яисә такси чакыртам. Анысы гына ярар әле. Күп кенә тукталышларның былтыр куелган павильоннарында арткы пыялалары ватык, ягъни алар җилдән дә, яңгырдан да сакламый, — дип зарлана ул.

Бу проблема белән ул район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте. Анда ватылган урыннарга кую өчен пыялаларга инде заказ бирелгәнлеген әйттеләр. Җәмәгать транспортына килгәндә, әлеге мәсьәлә транспорт йөртүчеләр белән киңәшмәдә хәл ителәчәк.

Шәһәр кешеләрен борчыган тагын бер нәрсә — чүп чыгару. Николай Варин Кызылгвардия урамында тора. Быел язын 17 йорт урнашкан бу урамда расписание буенча чиләкләп чүп чыгару оештырылган иде. Хәзерге чүп машинасына элекке тимер контейнерлар туры килми. Идарә компаниясе халыкның үз хисабына пластик чүп савытлары куярга тәкъдим иткән, әмма алар моңа риза түгел. Гражданнарны кабул итү вакытында район башлыгы бу урамдагы бер мәйданчыкта ун көн эчендә җиде чүп савыты урнаштырырга кушты.

Фотода:
Яшьләр урамындагы тукталыш павильоны елдан артык пыяласыз тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев