Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр чүплеккә – камера

Алабугадагы чүп-чар өемнәре белән көрәшкә заман технологияләре җәлеп ителә башлаячак.

Шәһәр-район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә вакытында бушатылмаган чүп контейнерлары, "Идел буе экологик компаниясе"нең эшчәнлеге темасы күтәрелде. Әлеге проблема яңа түгел, ул кызыл җеп булып сузылып, бу турыда һәр киңәшмәдә сөйләшү гадәткә кереп бара, ахрысы. Шәһәрнең кайбер урамнарында чүп савытлары вакытында бушатыла башлады, тик менә тулаем алганда әле хәл начар.

Тулып ташыган, өсләрендә эте-мәчесе-каргасы казынган чүп өемнәре шәһәрнең визит карточкасына әверелгәнче нидер эшләргә, ниндидер чаралар күрергә кирәк. Чүп чыгару өчен җаваплы "Идел буе экологик компаниясе"н үз эшләренә салкын карашта гаепләү - иң җиңеле. Һичшиксез, чүп контейнерларын чиста тоту өчен алар җавап бирә. Тик менә без еш кына теге яки бу оешманы эшсезлектә гаепләп, үз хаталарыбызны күрмибез.

"Идел буе экологик компаниясе" бу юлы эшлекле киңәшмәгә видеокүзәтү камерасы төшереп алган кадрлар белән килгән. Күрсәтелгән кадрларда - буш яки ярым буш контейнерлар, ә алар тирәсендә - чүп өеме. Димәк, контейнерлар тирәсендәге территориянең чүпле булуына без - алабугалылар гаепле. Мәсәлән, әнә Горький урамындагы көнкүреш калдыкларын ташлый торган урынга чит ил машинасы килеп туктады. Машинадан төшкән кеше чүп тутырылган капчыкларын контейнерга берничә метр кала ташлап китеп барды. Аның артыннан йөк машинасында килүче дә нәкъ шулай эшләде. Залда утыручылар тәртип бозучылар арасында хәтта Алабуганың билгеле эшмәкәрен танып алырга да җитеште.

Әлеге кадрларны караганнан соң шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов гаеплеләргә тиешле җәза бирмәгән башкарма комитет һәм административ комиссия эшчәнлегенә ризасызлыгын белдерде.

Прокуратура вәкиле хәбәр иткәнчә, әлеге төр тәртип бозу урында ук тотылган очракта участковыйлар беркетмә төзергә хокуклы. Ә инде шәһәрне аңлы рәвештә чүпкә батыручыларны, ямьсезләүчеләрне моннан соң видеокамералар төшерәчәк, дип ассызыклады башлык.

Шәһәрдәге чүп проблемасы моннан соң да контрольдә калачак. Димәк, теләсә кайда чүп ташлаучы алабугалыларның һәм тәртип өчен җавап бирүче җитәкчеләрнең начар исле бу мәсьәлә белән бәйле видеокадрларда мәңгеләштерелү ихтималы бар.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев