Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда боз шугалаклары ачыла

6нчы микрорайонда физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында урам шугалагы эшли башлады. Ул ел саен катырыла, шуңа күрә бу вакыйганы тирә-юньдәге йортларда яшәүчеләр һәм башкалар түземсезлек белән көтте.

Физкультура-сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Альберт Кәлимуллин билгеләп үткәнчә, бозны ике атна элек үк, беренче салкыннар башланганнан соң катыра башлаганнар.

– Шугалакның күләме стандарт – 30x60 метр. Аңа 30 кубка якын су киткән. Боз даими яңартылып торачак. Моннан тыш, атна саен ял көннәрендә биредә төрле чаралар үткәрү планлаштырыла, − диде ул. Ачылу уңаеннан барлык кунакларга да чын бәйрәм оештырдылар. Бу көнне аларны киләсе ел символы күсе белән “күңелле стартлар”, тимераякларны бушлай прокатка алу һәм Спорт корылмалары дирекциясеннән бүләкләр көтә иде.

– Мин бүген сыйныфташларым белән бергә саф һава суларга һәм тимераякта шуарга килдем. Гадәттә кышын без бу шугалакка яки Боз сараена киләбез, төрле уеннар уйлап табабыз, вакытны күңелле үткәрергә тырышабыз. Тимераякны вакытлыча файдалануга алып торып, шуарга килү мөмкинлеге булу бик яхшы, – ди 6нчы мәктәп укучысы Анастасия Десятова.

Анастасия фикере белән аның сыйныфташы Алинә Дресвянникова да килеште. Ул тимераякта шуарга 4 яшендә өйрәнгән һәм шуннан бирле даими рәвештә шугалакка йөри.

– Мин шугалак ачылуга бик шат, дусларым белән бирегә килергә мөмкин булсын өчен бу вакыйганы бик көттем, − дип өстәде алабугалы.

Шугалак көн саен – 14.00-20.00 сәгатьләрдә, ә ял көннәрендә – 12.00-21.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Биредә шулай ук тимераякларны вакытлыча файдалануга алу да оештырылган. Аның бәясе узган елдагы кебек: өлкәннәргә – сәгатенә 60 сум, балаларга – 40 сум, ә үз тимераякларың белән бушлай шуарга була.

6нчы микрорайондагы шугалактан тыш, алабугалылар 9нчы һәм 10нчы мәктәп территорияләрендә, шулай ук Интернационал урамындагы 1нче йорт ишегалдында шуа алалар. 5нче мәктәп янындагы шугалакны бу атнада ясарга планлаштыралар. Быел авыл халкы да бозга чыга алачак. Лекарево, Иске Юраш, Яковлево һәм Хлыстовода шугалаклар эшли инде, Иске Күклек һәм Олы Шүрнәктә – бозны катыру процессы бара, Морт авылында шугалак бу атнада барлыкка килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев