Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбыз депутаты Миңнечулпан Сафина хезмәт ветераны янында булып кайтты

2020 елның 1 сентябрендә аңа 90 яшь тулган иде.

Тумышы белән Клара Әбделхәй кызы Оренбург өлкәсе, Сакмар районы, Түбән Чебенки авылыннан. Өч яшендә ул ятим кала, әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үсә. 

Сугыш беркемне дә читләтеп узмый. Аның әтисе дә сугышта катнаша һәм, инде Бөек Җиңүгә санаулы көннәр генә калганда Германиянең Глогау шәһәре янында һәлак була. Алабугада Хәтер мәйданында Әбделхәй Рахматуллиның исеме мәрмәр ташка язылган.



Бөек Ватан сугышы вакытында Клара Әбделхәй кызы Киров исемендәге колхозда эшли, өч чакрым ераклыкта урнашкан мәктәпкә җәяү йөри. 
— Фронтка ярдәм итәргә кирәк иде. Солдат ач булса, ничек сугыша алсын, — дип искә ала ул. 



1948 елда ул педучилищены тәмамлый. Беренче тапкыр укытучы буларак укучылар янына кергәне әле дә аның хәтерендә. 
— Җиденче сыйныф иде. Андагы малайларга 17 яшь, барысы да укытучыдан бер башка югары, — ди ул көлеп.

Шул көннән соң ул бу һөнәргә 40 ел буена тугры кала. Клара апа белем биргән балаларның исәбе юк. Хәзер Клара Әбделхәй кызы ул вакытларны сагынып искә ала. 
Клара Әбделхәй кызы кияүгә фронтовикка чыга, ә туй көне иң мөһим даталарның берсе — 1951 елның 9 мае була. Тормыш иптәше, Әдгам Камалетдин улы бөтен сугышны уза, Белоруссия фронтында сугыша. Аның турында хәтерне Клара Әбделхәй кызы йөрәк түрендә саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев