Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ревизор кайчан килә?

Алабугалыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәт күләме 1 сентябрьгә 130,6 миллион сумга җитте. Үткән елдагы шул ук вакыт аралыгында ул 131,6 миллион сум балган. Бу турыда исәп-касса үзәге директоры Римма Хәбибрахманова хәбәр итте.

ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Василий Филиппов әйтүенчә, андый зур бурычны түләү чараларын күрергә кирәк.

Әйтергә кирәк, әҗәтлеләр белән эшләми тормыйлар. Мисалга, бурычларны кайтару хезмәте ике принцип буенча эш алып бара. Беренчедән, кисәтү кәгазьләре җибәтрелә, һәм коммуналь ресурслар чикләнелә. Бу түләүләрне вакытында башкаруга бер этәргеч булыр дип ниятлиләр. Римма Хәбибрахманова милеккә арест салыну, пеня исәпләнү, суд чыгымнарын каплауның ни икәнен кешеләр аңлый, дип белдерде. Эшнең икенче өлешен суд приставлары башкара.

Чаралар даими үткәрелә. Бурычлы хезмәткәрнең җитәкчесенә бу турыда мәгълүмәт җиткерәләр. Милектә һәм яллап торуда булган ташландык бүлмәләр ачыклана һәм ул белешмә торак бүлегенә тапшырыла. Әҗәте булган алабугалылар белән шәхси очрашып, бурычны өлешләп кайтару турында килешү төзелә. Түләнәсе акча күләме артык зур булганда, бурычлының ризалыгы белән, мәгълүмәт риэлторга бирелә һәм фатирны алалар яисә кимрәк мәйданлыга алыштыралар. Алабугада андый ун очрак билгеле: бурычлы хуҗалар, әҗәт түләү өчен, фатирларын саткан.

Моннан тыш, Суд приставларының федераль идарәсенә, Пенсия фондына һәм бурычлының эш урынына бурычны мәҗбүри кайтаруга башкару кәгназьләре һәм суд карарлары җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев