Рейд барышында ЮХИДИ бүлеге 28 хокук бозу очрагын ачыклады
Рейд “Алабуга-Гари-Абалач” автоюлының 6 чакрымында узды.
Тикшерү барышында 28 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 9ы − автобус йөртүчеләргә карата. Ике автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган, йөртүчеләрнең берсе – исерек хәлдә, икенчесенең машина йөртү таныклыгы булмаган.
Хокук бозучылар арасында шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүче; укылмый торган дәүләт номерлары белән 6 машина йөртүче ачыкланган; 8 машина йөртүченең иминиятләштерүе, 2сенең гомумән документлары булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев