Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришвәт биргән – ирексез калган

“Кама” уку үзәгендә урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен “түгәрәк өстәл” булып узды.

Анда район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ольга Ильина, Алабуга шәһәр прокуроры урынбасары  Алсу Сәләхетдинова, социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Галина Калашникова катнашты.  Чара ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды.

Ришвәт төрләре, коррупцияле өлкәләр турында сөйләп, иҗтимагый сорашу нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм видеоролик күрсәттеләр. Былтыр гыйнварда Коррупциягә каршы Совет утырышында РФ Президенты Владимир Путин: “Гомумән алганда, коррупциягә каршы федераль дәрәҗәдә алып барылган эшне халык уңай бәяли. Әмма бу гына җитәрлек түгел. Кешеләр коррупциягә урыннарда, көнкүрештә очрый. Биредә эш бик күп”, – дип белдерде. Статистика буенча, республиканың һәр унынчы кешесе коррупциячел очракка эләгә. Беренче биш урынны биләгәннәр арасында Казан алда тора, аларга якынрак Яшел Үзән, Биек тау, Саба районнары.  Халыкның иң коррупциячел катлауларына инде озак вакыт ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар һәм югары уку йорты мөгаллимнәрен кертәләр.   

Сентябрь-октябрьдә коррупция проблемалары буенча чираттагы  социология тикшеренүләре узды. Анда Алабуганың 18 яшьтән югары  450 кешесе катнашты. Аның нәтиҗәләре алабугалыларның ришвәтчелеккә азрак очрый башлавын күрсәтте.  Сорашуда катнашучыларның 18е генә уңай җавап бирде, шуларның яртысы бу адымга аңлы рәвештә барганын аңлата, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә, машина йөртүче таныклыгы алганда, аларга  акча яисә бүләк бирергә туры килгән, – дип билгеләп үтте Галина Калашникова.

Алабуга шәһәр прокуроры урынбасары  Алсу Сәләхетдинова коррупциячел җинаять һәм хокук бозулар өчен җаваплылык турында аңлатты,  дәүләт һәм муниципаль хакимият тарафыннан коррупция белән көрәштә нинди чаралар куллануын сөйләде. 

Мәсәлән, вазифаи затка шәхси яисә арадашчы аркылы ришвәт биргән өчен 500 мең сумга кадәр штраф салына, яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм ришвәт күләменең биш тапкырдан алып унлата бәясенә кадәр шртраф каралган. Алсу Сәләхетдинова шулай ук Алабуга районындагы коррупциячел җинаятьләр, аларны ачу юллары турында сөйләде, яшьләрне ришвәтчелеккә каршы активрак көрәшергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев