Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РОСРЕЕСТР

Интернет аша да белергә була. Татарстандагы Росреестр җитәкчелегенә гади гражданнар да, базар белгечләре дә мөрәҗәгать итә.

Яңа төзелгән фатирны куллануга кабул итү-тапшыру актында әлеге фатирның җитешсез яклары хакында каләм белән, кулдан язылган булса, аны терки торган орган чыннан да теркәүдән баш тартырга мөмкинме?

Кабул итү-тапшыру актында җитешсезлекләрне күрсәтү фатирны дәүләт теркәвенә кертмәүгә нигез булып тормый. Милек хокукын дәүләттә теркәү өчен, имзаланган кабул итү-тапшыру актының булуы, өлешле төзелеш объектын тапшыру факты мөһим. Шулай да, "Милекне дәүләт теркәве турында" Федераль законның 25 маддәсе 2 пунктында каралганча, төзәтелгән яисә өстәмә язулар, сызылган сүзләр яисә әйтелмәгән төзәтмәләр булганда, хокукый экспертиза үткәрелми. Каләм яисә карандаш белән күрсәтелгән язулы кабул итү-тапшыру актлары дәүләт теркәвеннән, карап та тормыйча, кире кайтарылачак.

Шундый хәл килеп чыккан очракта, Татарстандагы Росреестр идарәсе төзүче оешмага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә - алар яңа кабул итү-тапшыру актын әзерләргә тиеш. Баш тартсалар, суд органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Росреестр искәртүенчә, корылманы төзүче тапшырылган объект өчен тулысынча җаваплы.

Дәүләт теркәве һәм милек объектын кадастр исәбенә кую белән бәйле сорауларыгыз булса, аларны Татарстан Росреестрының Если у вас есть вопросы, связанные с государственной регистрацией прав и постановкой объектов недвижимости на кадастровый учет, то Вы также может их адресовать руководству Росреестра Татарстана, подав заявку на электронный адрес: rosreestrto16@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев