Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саф сулы «Көмешсу» чишмәсе ни хәлдә?

Бу елның көзендә элеккеге Мәйдан артындагы чишмә үзенең ун еллыгын билгеләп үтәчәк.

2010 елның 4 октябрендә чишмә яңа сулыш алды: аның территориясе төзекләндерелде, мәйданнан алып чишмәнең үзенә кадәр асфальт юл салынды, беседка һәм аның янындагы территория бут ташыннан эшләнде, ян-якта рулонлы газон җәелде, әлеге саф сулы чишмәгә «Көмешсу» («Серебристый») дигән исем бирелде. Әмма өч ел вакыт үткәннән соң, газета редакциясенә укучылардан бу матур урынның торышы турында борчылып язган хатлар килә башлады. Алабугалы Флүрә Галимова 2013 елның августында болай дип яза: «Бирегә су алырга дип шәһәребезнең барлык микрорайоннарыннан киләләр. Чөнки мондагы су чиста һәм хәтта шифалы да. Әмма чишмәнең хәзерге торышы бик борчый. Баскычлар һәм фасад җимерелгән, эскәмияләрне бөтенләй алып атканнар, су чыганагы пычрак һәм таш белән тулган, тирә-юньдә урам утлары юк». 2013 елның июнендә шәһәрнең битараф булмаган кешеләре чишмәдә тәртип урнаштыра башлады һәм эскәмияләрне, баскычларны, фасадны, яктыртуны торгызуда, шулай ук видеокүзәтү һәм су характеристикалары күрсәтелгән аншлаг урнаштыруда ярдәм итүне сорап элек шәһәр Советы депутаты вазифасын башкарган Зәкәрия Минһаҗевка мөрәҗәгать итте. Үз ярдәмчеләре белән бергә ул боларның барысын да башкарып чыгаруга зур өлеш кертте. Җәй буе һәм көз айларында да Алабуга һәм Яр Чаллының инициативалы кешеләре чишмә территориясен һәм якындагы чокырны даими рәвештә чистартып торды, агачлар һәм гөлҗимеш куаклары утыртты. Якшәмбе көннәрендә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен су коенулар оештырылды. Әмма, шундый яхшы башлангычлар булуына карамастан, чишмә территориясе күп тапкырлар вандаллар кулыннан зыян күрде. Биредә ватык шешәләр, чүп-чар барлыкка килә башлады, гәрчә чүп савытлары куелган булса да. Коену урыны диварлардан ватып алынган ташлар белән күмелде, куакларны йолкып алдылар...
Хәзерге вакытта
Тагын алты елдан соң, ә нәкъ менә 2020 елның августында «Новая Кама» хәбәрчесе янә «Көмешсу» чишмәсендә үзе булды. Бүген элеккеге гүзәллектән чишмәгә илтә торган асфальт юл гына калган. Әмма аның да ян-якларында кеше буеннан югарырак булып үлән үскән. Чишмә урнашкан беседка үзе дә биек үләннәр арасында калган. Биредә чишмә барлыгын түбәндә аккан суның шаулавыннан, яки шешәләр белән су алырга төшкән кешеләрне күргәч кенә чамаларга мөмкин. Сүз уңаеннан, андыйларны хәбәрчебез дә очратты. Вероника Николаева белән Артур Михайлов бирегә 4нче микрорайоннан килгәннәр. Нәкъ менә шушы чишмәгә су алырга алар инде өч ел йөри.
— Безгә мондагы су ошый. Аңа ияләштек. Биредә халык та күп түгел, су басымы да яхшы — бик тиз тутырып алырга була. Монда, чишмә янында, шундый рәхәт, тыныч, кошлар сайрый. Тик шунысы борчый — тирә-якны биек үлән баскан, вакыт узу белән баскычлар да җимерелә, шуңа күрә төшүе дә, менүе дә бик кыен. Җәен әле түзәрлек, ә инде яз, көз һәм кыш көннәрендә баскычлар бик тайгак, — ди Вероника Николаева.
Безнең хәбәрчебез чишмә һәм аның янындагы территория өчен кем җаваплы икәнлеген ачыкларга булды. Әмма, кызганыч, шәһәр башкарма комитетында да, төзекләндерү идарәсендә дә бу сорауга җавап ала алмадык. Бүгенге көндә чишмәнең «хуҗасы» юк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев