Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак бул: балалар мәйданчыгы

11 яшьлек Луиза җомга көнне Г.Тукай урамындагы 41 нче йорт ишегалдында энесе Артур белән балалар мәйданчыгында уйный. Тик менә балаларның уены бәхетсезлек белән тәмамлана.

Артурның таучыктан шуып төшәсе килә. Малай аска таба шуган вакытта кыз янәшә энесенең кулыннан тотып бара. Кинәт таучык авыша башлый. Луиза энесен читкә этеп җибәрә, ә үзе тайпылырга җитешми кала. Авыр тимер конструкция кызның аякларына төшә. Нәтиҗәдә кызның бер аягында тырналган эзләр булса, икенче аягы сынган. Хәзерге вакытта Луиза өендә, тик менә җәйге каникулның соңгы аен кызга култык таяклары һәм гипсланган аяк белән үткәрергә туры киләчәк.

- Табиблар фикере әле билгеле түгел. Шушы көннәрдә врач янына барачакбыз. Луизаның аягы шешенде, зур авырлык белән йөри, шуңа еш кына елый да, - дип сөйли кызның әнисе Лилия Миңнебаева.

Монда яшәүчеләр әйтүенчә, бу балалар мәйданчыгындагы бәхетсезлек иртәме-соңмы булырга тиеш булган. бу тимер таучык монда уйнаучы балаларның әти-әниләрен инде күптән борчыган. Балалар яратып уйный торган таучык биек урынга куелган һәм берни белән дә беркетелмәгән, шуңа да аны урыныннан кузгатуы да җиңел булган. Әлеге районны хезмәтләндерүче "Жилсервис − Черемушки" идарәче компаниясе бу конструкциянең бетонга утыртылмаган икәнен белмәгән дә. Бу ишегалдында балалар мәйданчыгы инде күптәннән ясап куелган. Шуннан бирле аны искә алучы да булмаган, күрәсең. Җитәкчеләре исә бары тик шушы фаҗигадән соң гына балалар турында кайгыртырга кирәклеген исенә төшергән.

- Без калган мәйданчыклар буенча йөреп чыгачакбыз. Атынгыч һәм таучыкларның ничек ныгытылганын тикшерәчәкбез, - ди идарәче компания директоры Игорь Трапезников.

Җимерелгән таучыкны алып куярга дигән карар кабул ителгән. Тик бу хәлдән чыгу юлы шулкадәр үк гадиме соң? Шушы ук мәйданчыкта балалар тормышы өчен куркыныч булган тагын бер таучык бар: балалар шуа торган тимернең уртасында кечерәк бала сыярлык тишек бар. Тимернең кырлары да пычак кебек. Бала-чага алга таба да шушында уйнавын дәвам итсә, тагын нинди бәлаләр килеп чыгуы турында уйларга да куркыныч.

Шушы йортта яшәүче Татьяна Хәбибуллина - ике малай анасы. Бу мәйданчыкның балалар өчен куркыныч булуы турында ул инде яздан бирле әйтеп килгән. Хәзер инде ул бу эшне ахырына җиткерергә тели:

- Без балалар белән монда көн саен чыгабыз. Чыккан саен мин алар өчен борчылып торам. Балалар мәйданчыкларын алыштыру планына безнең ишегалды кермәгән булуы да очраклы гына ачыкланды. Мәйданчыкны төзекләндерүләренә ирешәчәкмен барыбер.

Бу ишегалдындагы иске атынгыч һәм таучыклардан инде моңа кадәр дә егылучылар булгалаган. Бәхеткә, ул очраклар бу кадәр үк җәрәхәләр белән тәмамланмаган. Шуңа күрә йортта яшәүчеләрнең һәммәсе Татьянага ярдәм итәргә әзер.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев