Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булганга – бәрәкәт, имин булсын хәрәкәт

19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республика буенча "Кышкы каникуллар" кисәтү чарасы уза. Ул балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау максатында үткәрелә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның кышкы ялларында елдагыча максатчан чаралар оештыра, юлларда, гомумән, балалар күп булган урыннарда травма очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән махсус рейдлар белән чыга.
Алабуга районының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев сүзләренә караганда, районда бүгенге көнгә балалар катнашында 13 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алар вакытында 14 бала җәрәхәтләнгән. Шуларның 8е машинада утырып барган балигъ булмаган балалар, 2 баланы юл аркылы чыкканда машина бәрдергән, 3 очракта рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгучы балигъ булмаган җәяүле тапталган.
- Юл хәрәкәте өлкәсендәге экспертларның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүмәтенә нигезләнгән нәтиҗәсе буенча, һава торышының үзгәрүе һәрвакыт юл-транспорт вакыйгаларының артуына китерә, - ди Илназ Вәлиев. - Аеруча һава шартлары кинәт үзгәргән көннәрдә, транспорт мәсьәләсе кискенләшә, чөнки юлларда карның күплеге, боз кату һәм күрү начараю кебек үзгәрешләргә машина йөртүчеләр һәрвакытта да әзер түгел. Һава хәле начарланганда, коры һәм чиста юлда баргандагыдан күпкә катлаулырак. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, һава шартларына бәйле рәвештә, юлдагы машина йөртүче, тизлекне күрсәтелгән чигеннән арттырмыйча һәм хәрәкәтнең тыгызлыгын искә алып, йөрү моделен сайларга тиеш. Җәяүлеләргә игътибарлырак булырга һәм карап йөрергә кирәк.
Мәктәп балалары каникулларда булганда, балигъ булмаган җәяүлеләр һәм пассажирлар катнашында юл-транспорт вакыйгаларының саны артуы күзәтелә. Андый чакта алар үзләрен иркенрәк тота, күбрәк вакытларын урамда, ишегалдында үткәрә. Еш кына балалар юлга якын урыннарда уйный һәм, онытылып китеп, машина юлына да чыга. Нәтиҗәдә, юл һәлакәтенә эләгеп, тормышлары куркыныч астына куела. Шундый бәлагә тарымас өчен, ата-аналар балаларының киемнәренә, спорт кирәк-ярагы кебек үзләре белән йөртә торган әйберләренә яктылыккайтаргыч элементлар беркетә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәртүенчә, әти-әниләрнең балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында даими әйтеп торулары мөһим. Автомобиль йөртүчеләрдән мәгариф учреждениеләренә, җәмәгать транспорты тукталышларына якын урыннарда аеруча сак һәм игътибарлы булулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев