Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саклаучы да, яклаучы да – әти

Ватанны саклаучылар көнендә әтиебез – Рамил Шәйгалләмов белән таныштырып үтәсебез килә.

Рамил Габделбәр улы 1969 елның 11 августында Алабуга районы Морт авылында туа. Мәктәптә урта белем алганнан соң, Алабуга шәһәренең 79нчы һөнәри белем бирү уку йортында шофер һөнәрен үзләштерә.
1987 елның ноябрь аенда армия хезмәтенә алына. Самолет белән Венгриягә очалар, әти Дунафельдвар дигән шәһәрдә ракета-зенит гаскәрендә хезмәт итә. Анда ул хәрби ЗИЛ-131 машинасында машина йөртүче хезмәтен башкара. Алар илнең беренче сагында торалар, Ватаныбызның һава чикләрен саклыйлар. Әтиебез хезмәт итүнең беренче елында каравылда сакта тора. Спорт ярышларында актив катнашып, күп төрле мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Хезмәт итүнең икенче ярты елында Венгриядән Воронеж өлкәсенең Калач шәһәренә күчерелә. Көзен басулардагы уңышны урып-җыю эшләрендә катнаша. Эшләр тәмамлангач Казахстанга чыгалар, анда да урып-җыю эшләрен башкаралар. Хәрби хезмәт чорында әби белән бабайга күп кенә Рәхмәт хатлары килә.
1989 елның декабрь аенда ике ел хәрби хезмәтен төгәлләп, әти туган авылына кайта. Бергә хезмәт иткән якташлары белән бүгенге көнгә хәтле элемтәсе өзелми.
Әтиебез мәктәптә укыган дәвердә үк бик тырыш һәм көчле спортсмен була. Мәктәп, район, республика ярышларында чаңгы, җиңел атлетика, баскетбол, волейбол, туризм буенча урыннар яулый. Әти хәзер дә баһадир гәүдәле. Сабантуйларда гер күтәрү, дилбегә тарту кебек ярышларда лаеклы урыннар ала.
Әтиебез безнең яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Без аны бик яратабыз, озак һәм бәхетле яшәвен телибез.
Әти — безнең терәгебез,
Әти — безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.

Ландыш һәм Замирә ШӘЙГАЛЛӘМОВАЛАР

Фото: Шәйгалләмовларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев