Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават һәм Гүзәлемнән бүләк

Үткән атнада Салават һәм Гүзәлем Алабугага "Син һәм мин" дип аталган өр-яңа концерт программасы белән килде. Бу кичәдән соң алардан үземне кызыксындырган сорауларга җавап алдым.

- Салават, сез Алабугага еш киләсез, моның сере нидә?
- Алабуга миңа бик якын ул. Монда Алабуга институтының технология һәм икътисад факультетын тәмамладым. Биредә әле туганнарым да бар. Шулай ук безнең бик якын дустыбыз - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры - Әлфирә Әкбәрова яши. Ул безгә һәрвакыт ярдәм итә, идеяләрен бирә. Менә монда чыгыш ясаган "Альфаредо" квартеты да, "Сафари" ансамбле биючеләре дә - шул көллият студентлары.
- Алар сезнең белән барлык районнарга йөриме?
- Әйе, гел безнең белән. Бу алар өчен зур мәктәп. Әле бу аларның тере иструментлар, тере тавыш белән беренче гастрольләре.
- Иҗат юлыгыз кайчан башланды?
- Мин 2004 елда беренче тапкыр "Диңгез ярында" дигән җырым белән зур сәхнәгә чыктым. Ничә ел иҗат белән шөгыльләнеп, шул вакыттан бирле менә шушындый тере музыка уен кораллары белән концерт куярга хыялланган идем. Мөгаен, бу турыда һәр артист, һәр җырчы хыялланадыр. Гомумән, һәр җырчының аерылып торасы, клипларга ниндидер идея, кызыклы җырлар яздырасы килә. Безнең концерт программалары бер-берсенә охшамаган. Беренче концерт "Парлы шоу" дип аталган иде, бу безнең Гүзәлем белән бергә йөри башлаган вакыт кына әле. Икенчесе - "Телепортация". "Телепортация" шулай ук берәүнекенә дә охшамаган тамаша. Бик күп ыгы-зыгы булды аның тирәсендә, кемдер мактады, яратмаган кешеләр дә бар иде, ләкин битараф калган кеше булмады. Телевидиниедә күп сөйләделәр, пресс-конференцияләрдә күп хәбәрчеләр булды. Быел оригиналь программа эшләргә булдык. Минемчә, мондый концерт белән бернинди артист та йөрми әле.
- Яңа программагыз башкаларга үрнәк. Дәвам итәрләр дип уйлыйсызмы?
- Без эстрадада яңа адым ясарга телибез, бәлки киләчәктә дә күп кенә артистлар шундый җанлы музыкалы концертларны күбрәк куярлар. Чыннан да, энергетика икенче төрле. Казанда президентыбыз Рөстәм Миннеханов ярдәме белән "Үзгәреш җиле" дигән зур чара оештырдылар. Шулай ук татар радиосы үзенең туган көнен үткәрде бит инде, тере музыка уен кораллары белән, ләкин берсе дә алар менә шулай шәһәр-районнар буйлап, Татарстан буйлап чыгыш ясап йөрми. Әле 70-80 нче елларда инструменталь ансамбль белән концерт куючылар күп булган. Аннары инде безнең эстрадабызга япон тактасы (синтезатор) кергәч, ул арткы планда кала. Бәлки, менә бүген дә залда булачак җырчылар, музыкантлар да утыргандыр һәм үзенә җанлы концертны максат итеп куйгандыр.
- Бу гастроль турыгызны кайсы районнан башладыгыз?
- Без, гомумән, Мөслимнән башладык, аннары Азнакай, Чаллыда булдык. Алда әле Салават Фәтхетдинов өч көн концерт куйган иде, шуңа да карамастан, зал туп-тулы булды, бөтенесе дә: "Салаваттан соң берсе дә җыя алмый иде", - дип аптырады.
- Иституттан үзегезне укыткан укытучыларыгызны концертыгызга чакырдыгызмы?
- Әйе, берничәсе бүген залда иде.
- Сез намаз укыйсыз, ураза тотасыз. Дин юлына басарга нәрсә яки кем этәргеч бирде?
- Мин инде өйләнгәндә үк ураза тота идем, әле намаз укымый идем. Өйләнешкәндә, көмеш балдак алдым үземә, чөнки намазга басасымны белдем. Ният бар, укырга гына өйрәнергә кирәк иде. Өйләнгәч, Гүзәлемнең әтисенең киңәше белән җомга намазларына йөреп, намаз укый башладым. Вакыт юк дисәк тә, Аллаһы Тәгалә вакыт бирә безгә, шуңа күрә һәрберебезгә өйрәнергә кирәк.
- Салават һәм Гүзәлем! Сез сәхнәдә генә түгел, тормышта да бик матур пар. Бер-берегезне ничек таптыгыз?
- Сәхнә артында таныштык. Әлмәттә "Барам, барам" җырымның авторы, Әрмән егете Вардан Аракилянның концерты булды. Ул вакытта Гүзәлем Әлмәтнең мәдәният идарәсендә эшли иде һәм шунда без аның белән танышып киттек. "Төшләремдә син" Гүзәлемнең беренче яздырган җыры иде, ул җыр ике ел татар радиосының джинглы булып та торды әле. Аннары үземнең чараларда аны җырларга чакыра башладым. Египетка клип төшерергә барганда да бергә бардык, анда без тугыз көн эчендә ике клип төшердек: "Җаным белән ант итәм", "Ул мәхәббәт". Ә кайтканда инде, ике урынлы самолетта, күкләрдә мин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым.

Чыннан да, бу җанлы концертны үзең барып, үз күзләрең белән күрмичә, тере музыка инструментларының тавышын ишетмичә, үзең шул мохиттә булмыйча, тулысы белән аңлап, кабул итеп бетереп булмый. Шәхсән минем, мондый концертны беренче тапкыр күрүем. Монда бары тик тере тавыш, бернинди нигезләнгән көйдән башка тере музыка уен коралларыннан туган музыка, бөтенләй икенче энергетика! Бэк вокал да аерым бер үзенчәлек өстәде. Ә ул тамашачы белән артистлар арасында сузылган җеп, арадагы бәйләнешне сизми калу мөмкин түгел. Бүләк ителгән чәчәкләр бәйләменнән, халыкның аягүрә басып алкышлауларыннан концертның югары дәрәҗәдә узганлыгын аңларга була иде. Әлеге кичәдән алган тәэсирләр әле байтак вакытка сузылды. Афәрин, булдырдылар, уңышлар һәм яңадан-яңа идеяләр аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев