Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салым хезмәте хәбәр итә

Салым түләүче карашынча, салым түләвен нигезсез таләп итсәләр, нишләргә?

Салым Кодексының 21 маддә 1 п. 5.1 пункт астында каралганча, салым түләүченең салым органнары белән берлектә салым җыюы, пеня һәм штрафлар буенча тикшерү үткәрергә хакы бар. РФ Салым Кодексының 32 маддәсе 1 һәм 11 пунктларына яраклы рәвештә, салым органнары андый тикшерүне салым түләүченең гаризасы буенча уздыра. Тикшерү вакыты 15 көннән артмаска тиеш. Фикер каршылыклары булганда, сәбәбен ачыклап, 5 эш көне эчендә хаталар төзәтелә.

Хосусый гамәл белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр, адвокат, нотариус булмаган физик затка салым органында теркәлү турында таныклыкны ничек алырга?

Андый таныклыкны алу өчен, физик затларга хезмәт күрсәтә торган теләсә кайсы салым органына гариза бирү кирәк. Шәхси эшмәкәр булмаган физик зат салым органында яшәү урыны буенча теркәлә. Үзең белән шәхесне һәм яшәү урыны буенча теркәлүне раслый торган документ булырга тиеш. Исәпкә кую турында гариза белән салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итәргә, аны почта аркылы җибәрергә һәм шулай ук Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) "Физик затны исәпкә кую турында гариза бирү" сервисы ярдәмендә тутырырга була. Гаризаны тапшыру турында хәбәрле итеп почта аркылы җибәргән вакытта, аның янына тиешле тәртиптә расланган шәхесне һәм яшәү урыны буенча теркәлүне раслый торган документ күчермәсе беркетелә.

Салым түләүченең язмача соравына җавап өчен күпме вакыт каралган?

Салым түләүченең язма соравы нигезендә аңа шәхси хәбәр гаризаның Россия Федераль салым хезмәтендә теркәлгән көннән алып 30 календарь көн эчендә җиткерелә. Язма гаризаны карау вакыты Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы тарафыннан озайтылырга мөмкин, әмма 30 календарь көннән дә артыкка түгел. Гаризаның каралу срогы озайтылу турында, аның сәбәбен күрсәтеп, аны башкару тәмамланганга кадәр 3 көннән дә соңга калмыйча, салым түләүчегә хәбәр бирелә.

Гражданнар салым органнарына нинди ысуллар белән һәм ни рәвешле мөрәҗәгать итә ала?

- язма рәвештә (почта, факсимильле элемтә аркылы) салым органнары адресы буенча;

- Федераль салым хезмәтенең Интернеттагы рәсми сайтыннан (www.nalog.ru) "Россия ФСХнә (ФНС) мөрәҗәгать итү" һәм "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" online-сервислар ярдәмендә электрон документ рәвешендә электрон имзадан башка;

- Интернет челтәрендәге Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталының рәсми сайтыннан (www.gosuslugi.ru) федераль дәүләт мәгълүмәти системасы аркылы электрон документ рәвешендә;

- телдән салым органына турыдан туры яисә салым органнарының белешмәләр хезмәте телефоны аша;

- гражданнарны шәхси кабул итү тәртибендә.

Физик затларның милек салымнары буенча бурычлары турында каян белергә?

- Россия ФСХ рәсми сайтының "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" www.nalog.ru сервисы ярдәмендә;

- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында www.gosuslugi.ru;

- Суд приставларының Федераль хезмәтендәге башкарма эш мәгълүмәте Банкында (www.fssprus.ru) үзең турында мәгълүмәт барлыгын тикшерү;

- салым органына турыдан туры шәхси мөрәҗәгать иткәндә;

- Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча Күпфункцияле үзәккә (МФЦ) шәхси мөрәҗәгать иткәндә.

Башка (бүтән) зат өчен салымнар түләгәндә түләү документын ничек тутырырга?

Башка затлар өчен түләнгән салым тиешле урынга барып җитсенгә, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 107 санлы Боерыгы белән билгеләнгән Түләү документларын тутыру кагыйдәләрен үтәү мөһим.

Шул рәвешле, түләү башка зат өчен башкарылса, түләү документларында тиешле урында салым түләве буенча кемнең йөкләмәсе башкарыла, шуның реквизитлары күрсәтелә. Бу ИНН һәм КПП кебек реквизитларга кагыла. Шул ук вакытта "Түләүче" кырында түләүне башкаручы түләүченең исеме куела. Түләүченең статусы кемнең түләү йөкләмәсе үтәлә, шуның статусына туры килергә тиеш.

"Түләүнең билгеләнүе" кырында беренче булып түләүне башкаручы затның ИНН һәм КПП турында мәгълүмәте, аннары - йөкләмәсе үтәлүче салым түләүченеке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев