Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сез булганга, көзләр матур

Үткән сишәмбедә Шәһәр Мәдәният сараенда “Хәтеребез дулкыннары буйлап” дигән бәйрәм концерты узды.

1 октябрь – өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар, аларның казанышларын тану, өлкән буынга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү көне.

Әлеге бәйрәм чарасының төп кунакларына матур котлау сүзләре белән Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев мөрәҗәгать итте:

– Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез. Ул чын мәгънәсендә игелекле, кирәкле бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмдә – күпме кеше язмышы, истәлекле көннәр, якты вакыйгалар, лаеклы эшләр.  Сезнең олы хезмәтегез һәм талантыгыз ярдәмендә Алабуга районы зур казанышларга ирешкән. Без Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез һәм олы буын кешеләренең сугыштан соңгы елларда һөнәр алырга, хуҗалыкны торгызырга, югары патриотлык  хисләре тәрбияләп, лаеклы буын үстерү өчен нинди авырлыклар аша үтүләрен искә алабыз. Сезнең тормыш фидакарьлек, батырлык, әхлаклылык, Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәге. Сез мораль кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр булдыгыз һәм булып калачаксыз. Тәҗрибәгез, белемегез, хезмәтегез, туган шәһәргә эчкерсез мәхәббәт, аны яхшырак итәргә дип биргән акыллы киңәшләрегез өчен рәхмәт Сезгә.

Сез булмасагыз, без дә булмас идек. Менә бу буыннар бәйләнеше һәрвакыт безнең белән булачак, дип өстәде ул.

Бәйрәм тантанасы барышында актив ветераннарны бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ветераннарга, өлкән буынга хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәтен белдерде һәм  аларга озын гомер, сәламәтлек, үзләрен яратуларын теләде.

– Сез бу җирдә иң акыллы, иң матур буын вәкилләре. Бүген өлкән кешеләргә ихтирам, алар алдында баш ию көне. Алар турында һәрвакыт истә тотарга кирәк, – дип сөйләде Татьяна Ларионова.

Ул шулай ук Татарстанның башка төбәкләргә караганда өлкәннәргә карата мөнәсәбәтнең югары булуын, аларны хөрмәтләвен билгеләп үтте.

Чара башланганчы, теләге булган һәркем төрледән-төрле мастер-классларда катнаша алды. Мәсәлән, Алабуга муниципаль районының И.И. Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе остаханәсе открыткалар ясарга тәкъдим итте. Директор урынбасары Любовь Исаева әйтүенчә, аны һәркем булдыра. Аннары әби-бабайларга бүләк итәргә дә мөмкин:

– Бу открытка трафарет ярдәмендә ясалган. Роза рәсеме төшерелгән трафарет бирәбез дә, пумала яки губка белән манып шундый рәсем ясыйлар. Икенче ягында теләк тә язылган, – ди Любовь Федор кызы.

Башка бер осталык дәресен “Хезмәт сөючәнлек йорты”ннан күрсәттеләр, ул кул эшләренә багышланган иде. Лидия Самокина сүзләренә караганда, мондый йортлар Россиядә 19нчы гасырда ук барлыкка килгән булган.  Алабугада ул күптән түгел генә яңартылды.

– Бездә методик кабинет һәм зур булмаган остаханә бар. Нигездә, пенсионерлар шөгыльләнә. Минем мастер-класслар “радужка” дип атала, чөнки алар төрле төстәге тукымалардан, җепләрдән һәм башкалардан эшләнә. Мәсәлән: саклагыч-билбау (биш бармакта һәм биш җептән үрелә), тукыма кисәкләреннән туп; бәхет, сәламәтлек, уңыш дип саклагыч-курчак. Тукыма кисәкләреннән тупны Сергеев Посад янындагы Хотьковода монастырьда ясаганнар. Рухани хатын-кызлар тукымадан юрган теккәннәр, ә калдыкларыннан менә шундый туплар ясаганнар, – дип сөйләде 20 елдан артык шундый эшләнмәләр хәзерләүче Лидия Ломакина.

Шушында ук өлкәннәрнең сәламәтлек торышын кайгырту мөмкинлеге дә булды. Берәүләр үзенең кан басымын үлчәтте, икенчеләре табиблардан файдалы мәгълүмат алды.

Концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм чаралары вакытында ветераннар күңелле ял итте, рәхәтләнеп аралашты.

Бу күркәм дата безне олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт, кадер һәм игелек күрсәтергә этәрә, буыннар чылбырын ныгыта, күпьеллык хезмәт һәм бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе өчен аларга рәхмәтле булырга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев