Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Сәхнә – минем тормышым”

13 декабрь кичендә шәһәребез мәдәният йортында Алабуга тарихында беренче булып Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булган Диләрә Мироваеваның "Дусларым янәшәсендә" исемле бенефисы булды.

Диләрә Мироваева Алабугабызның гына түгел, РФ һәм ТРда узучы чараларның йөзек кашы булып тора. Беренче тапкыр ике яшендә татар халык җыры "Әпипә" белән сәхнәдә чыгыш ясый. 2003 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең хореография бүлеген тәмамлап зур мәдәнит юлына баскан кеше. Әтисе - ТРның атказанган мәдәният хемәткәре, композитор Владимир Мироваев белән берлектә эшләгән "Рәхмәт сина, әти" исемле альбомнары дөнья күрде. "Перспектива" номинациясендә Татарстан Республика гранты иясе, 8 нче тапкыр үткәрелгән Республика күләмендәге "Нечкәбил" конкурсының җиңүчесе Диләрә Мироваеваның иҗаты Алабуга шәһәре мәдәният томышының аерылгысыз өлешенә әйләнде.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов җырчы сандугачыбызга ТР Президенты указы белән ТРның атказанган артисты дигән мактаулы исемен - Татарстан Республикасының атказанган артисты медален тапшырды һәм үзенең күңеленнән чыккан сүзләрен җиткерде:
- Бүген дулкынлана торган, тантаналы көн - Диләрә Мироваеваның бенефисты. Диләрә, бу синең хыялың иде, моның белән генә тукталып калма, хыялларыңны тормышка ашыруыңны дәвам ит. Без синең карьера өлкәсендәге уңышларың белән горурлануыбызны дәвам итәрбез, дип уйлыйм. Мәдәниятебезне саклап калуда сина зур өметләр баглыйбыз. Татарстан Республикасында бердәнбер энҗе ташы булган Алабугабызны яратуың, биредә яшәвең һәм дөньяның кайсы ганы почмагында чыгыш ясасаң да, безнең шәһәребезнең исемен яңгыратуың өчен зур рәхмәт сиңа!
Район башлыгы безнең беренче һәм әлегә бердәнбер атказанган артистыбызны безгә бүләк иткән, тәрбияләгән әти-әнисе Гөлчәчәк һәм Владимир Мироваевларга кызлары өчен рәхмәтен белдерде.
Тантананың кечкенә оныктан башлап өлкән яшьтәге әбиләренә кадәр шуның кадәр зур, тату, җырлы-моңлы гаилә башкаруындагы җыр белән башланып китүе залда утыручылар өчен бик дулкынландыргыч булды. Чын мәгънәсендә сокланырлык гаилә! Ә кызы, әнисе һәм әнисенең әнисе белән берлектә башкарылган "Әнием бар шул минем" исемле җыр барышында елап алучылар да булды.
Диләрә мироваеваның йөрәге мәрхәмәт белән тулы. Ул инде берничә ел рәттән хәйриячелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Данияр Потаповның дәвалануы өчен акча җыю хәйрия концертының оештыручысы һәм катнашучысы, шушы көннәрдә Казанда үткән "Татарстан энҗесе" конкурсында өченче урын алган Гүзәл Бакировага да ул ярдәм итте. Бу әле кайберләре генә. Бүген дә ул изгелек кылуын дәвам итә һәм концерт барышында хәйрия акциясе игълан ителде - Даша һәм Надя Потаниларга акча җыяр өчен куб куелды.
Концертта Диләрәнең куп санлы дуслары: Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Рәсим Фасихов, Тәлгать Зарипов, Андрей Ермаков, Анна Катаева чыгыш ясады. Ә котлаучылар, Диләрәне чәчәк бәйләмнәренә күмүчеләр чиксез булды. Алар арасында мәдәният идарәсе башлыгы Андрей Иванов, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән беренче укытучысы, уку эшләре буенча директор урынбасары Валентин Митрофанов һәм уку көллият директоры Әлфирә Әкбәрова, Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге коллективы исеменнән генераль директор урынбасары Александр Деготьков, "Шифалы Су - Ижминводы" санаториенең баш табибы Роза Снадина бар иде.
Бенефис алдыннан пресс-конференция булды.
Диләрә бүген Казан мәдәният һәм сәнгать институтының Салават Фәтхетдинов сыйныфында театр бүлегендә икенче курста читтән торып укый, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укытучы булып эшли. Мәдәният өлкәсендә эшләгәненә инде 15 ел була. Тормышында иң мөһим җиңү итеп, бу дөньяга тууын, әти-әнисен һәм үзенең гаиләсен саный. Йолдызлар чире белән авырмавы һәм авырмачагы турында әйтте. Якшәмбене яраткан гаиләсенә багышлый икән, алар бергәләп ял итәләр. "Рәхмәт сина, әти" җырының сүзләрен Диләрә үзе язган. Теләкләр теләү буенча гаилә традицияләре бар, алар сәламәтлек телиләр, үзләренә генә түгел, ә бөтен кешегә. Автограф сорап килүчеләрне беркайчан да кире бормавын, аны үзенә рәхмәт итеп кабул итә.
- Диләрә, сезне бит барысы да таный, бу үзе зур уңыш. Ә менә Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булу күңелегездә нинди хисләр уятты?
- Бик тә әйбәт хисләр уятты. Минем өстә хәзер зур җаваплылык. Мин инде алга таба сәхнәгә яңа номерлар, җырлар, яңа исемнәр алып чыгарга тиеш.
- Гүзәл Бакированың өченче урын алуында сезнең дә өлешегез зур. Аның призлы урынга чыгачагына ышындыгызмы?
- Әйе, ышандым. Гүзәл - ул бик мөләем, бик матур, искиткеч хатын-кыз. Аңа карасаң, аның гаиләсенә карасаң, шаккатасың! Ире Илдар аның янында гына йөри, менә шул гаилә бәхетен күрү үзе зур бәхет. Конкурска килүчеләрнең күбесе бер балалы, Гүзәлнең гаиләсе зур бит - 3 бала. Әле һаман да миңа рәхмәтләрен укый.
- Гастрольләрдә еш йөрүегезгә гаиләгез ничек карый?
- Гаиләм минем белән йөри. Ирем рульдә һәм тавыш операторы, мин үзем концерт алып барам, әтием баянда чыга, әнием җырлый һәм кассада утыра, кызым җырлый, улым баянда, гитарада. Һәрвакытта гел бергә.
Алисә ГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев