Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәхнәгә чыгу – үзе батырлык

Узган атнада мәдәният йортында "Хатын кыз карашы белән ел ир-аты, ел хатын кызы" республика конкурсы үтте. Мамадыш, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай муниципаль районнарыннан кунаклар килде.

Бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырды, һөнәрләре турында сөйләде. Номинация исеме сәхнәгә нинди шәхес чыгасын әйтеп тора иде: хатын кыз - ана; хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык; өченче яшьтәге хатын-кыз; минем язмыш - минем һөнәр; хатын-кыз - лидер; хатын-кыз - ел премьеры; ир-ат - лидер; ир-ат - намуслы йөрәк.

Татарстан Республикасының лаеклы укытучысы, КФУның Алабуга институты директоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, мәктәп укытучылары фестивале халыкара форумы җитәкчесе Елена Ефим кызы Мерзон хатын-кыз - лидер исеменә лаек дип табылды. Ул туплаган коллекциядә 200дән артык кыңгырау, беренчесен гимназия директоры итеп билгеләгән көнне укучылары бүләк иткән.

- Тормышымда һөнәри конкурслар күп булды, менә мондый конкурста беренче тапкыр катнашуым. Җиңүемдә коллективның өлеше зур, миңа яшь, актив, талантлы студентларым көч бирә. Теләсә кайсы җитәкче уңышларын коллектив белән бүлешә. Университетыма рәхмәтлемен, 1987 елда бирегә укырга кергәннән бирле, аңа тугърылык саклыйм, - дип белдерде ул.

"Ир-ат - лидер" номинациясе җиңүчесе Фәнис Абдуллинга әтисе музыкага карата булган хирыслыгын күреп, аңа икенче сыйныфта укыгында ук тальян гармун алып биргән булган.

- Конкурсны оештырулары һәм безгә карата мөнәсәбәтләре ошады. Минем белән бүген "Мөслим тугайлары" ансамбле чыгыш ясады. Без Ленинград, Әстерхан, Әзербайҗан, Киров, Ульяновск, Түбән Новгород, Чиләбе, Чебоксар якларында еш булабыз. Бирегә чыгышыбызның бер кечкенә өлеше генә чагылды, чөнки бер кешегә өч минут вакыт бирелә, ул арада бөтен осталыкны күрсәтеп бетереп булмый. Мин гел сәхнәдә, Фәйзулла Туишев конкурсларныда да җиңү яуладым. Чакырган һәр җиргә барабыз, - дип сөйләде сыздырып гармунда уйнаучы 69 яшьлек Фәнис Абдуллин.Узган атнада мәдәният йортында "Хатын кыз карашы белән ел ир-аты, ел хатын кызы" республика конкурсы үтте. Мамадыш, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай муниципаль районнарыннан кунаклар килде.

Бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырды, һөнәрләре турында сөйләде. Номинация исеме сәхнәгә нинди шәхес чыгасын әйтеп тора иде: хатын кыз - ана; хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык; өченче яшьтәге хатын-кыз; минем язмыш - минем һөнәр; хатын-кыз - лидер; хатын-кыз - ел премьеры; ир-ат - лидер; ир-ат - намуслы йөрәк.

Татарстан Республикасының лаеклы укытучысы, КФУның Алабуга институты директоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, мәктәп укытучылары фестивале халыкара форумы җитәкчесе Елена Ефим кызы Мерзон хатын-кыз - лидер исеменә лаек дип табылды. Ул туплаган коллекциядә 200дән артык кыңгырау, беренчесен гимназия директоры итеп билгеләгән көнне укучылары бүләк иткән.

- Тормышымда һөнәри конкурслар күп булды, менә мондый конкурста беренче тапкыр катнашуым. Җиңүемдә коллективның өлеше зур, миңа яшь, актив, талантлы студентларым көч бирә. Теләсә кайсы җитәкче уңышларын коллектив белән бүлешә. Университетыма рәхмәтлемен, 1987 елда бирегә укырга кергәннән бирле, аңа тугърылык саклыйм, - дип белдерде ул.

"Ир-ат - лидер" номинациясе җиңүчесе Фәнис Абдуллинга әтисе музыкага карата булган хирыслыгын күреп, аңа икенче сыйныфта укыгында ук тальян гармун алып биргән булган.

- Конкурсны оештырулары һәм безгә карата мөнәсәбәтләре ошады. Минем белән бүген "Мөслим тугайлары" ансамбле чыгыш ясады. Без Ленинград, Әстерхан, Әзербайҗан, Киров, Ульяновск, Түбән Новгород, Чиләбе, Чебоксар якларында еш булабыз. Бирегә чыгышыбызның бер кечкенә өлеше генә чагылды, чөнки бер кешегә өч минут вакыт бирелә, ул арада бөтен осталыкны күрсәтеп бетереп булмый. Мин гел сәхнәдә, Фәйзулла Туишев конкурсларныда да җиңү яуладым. Чакырган һәр җиргә барабыз, - дип сөйләде сыздырып гармунда уйнаучы 69 яшьлек Фәнис Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев