Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов Алабугада яшәүче Равил Абдуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновтан открытка һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Равил Абдуллин Арча районы, Иске Масра авылында дөньяга килгән. Җиде классны бетергәч колхозда эшли башлаган. 18 яшендә Сахалинга китә һәм шуннан 1942 елда армиягә алына һәм 1947 елга кадәр Япония чигендә рядовой дәрәҗәсендә хезмәт итә. Моның өчен ул 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1950 елда Равил Абдуллин гаилә кора. Сөекле тормыш иптәше белән ул 3 бала тәрбияләп үстерә һәм НГДУ "Прикамнефть" предприятиесендә 32 ел эшләп лаеклы ялга чыга.

Матур юбилее белән котлап бәйрәмгә юбилярның күпсанлы туганнары, дуслары, күршеләре килде.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев