Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр яме – чәчәкләрдә

Матурлыкны кем генә яратмый икән? Өен, эшләгән урынын, тирә-юньне матурларга, гүзәлрәк итәргә омтыла кеше. Шулай яшәгәндә генә уңайлы, шулай эшләгәндә генә яшәү матур була. Авылда һәркем үз йортын, ишегалдын үзе тәртипкә китереп, аны көченнән килгәнчә матурларга тырышса, шәһәрдә бу эшне "Горзеленхоз" предприятиесе хезмәткәрләре башкара.

Алар шәһәр урамнарында чәчәкләрне апрель аенда утырта башлый. 9 майга клумбаларда күз явын алырлык лалә һәм виола чәчәкләрен күрергә була иде инде. "Хәзер берьеллык үсемлекләр утыртабыз: бу - виола, петуния, бегония, бәрхет чәчәкләре, агератум һәм яран гөлләр. 27 сорт чәчәк утыртырга планлаштырабыз. Сабантуйга Алабугада барлык клумбалар утыртылып бетәчәк. Барлыгы 120 мең данә чәчәк үсентесе утыртырга ниятлибез", - дип сөйләде эшлекле киңәшмәдә "Горзеленхоз" предприятиесе директоры Рим Сабирҗанов.

Чәчәкләр Тынычлык проспекты һәм Яшьләр урамы тыкрыгында, Хәтер мәйданында, 40 нчы кибет, шәһәр хакимияте бинасы, "Эльдорадо" кибете янында, Шишкин буаларында утыртылды. Якын арада төрле-төсле чәчәкләрне Тынычлык проспектында, Нефтьчеләр, Интернациональ һәм Төзүчеләр урамында күрергә мөмкин булачак.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында шәһәрдә җиде мең агач һәм ике меңнән артык куак утыртылды. Бу эшкә һәр алабугалының өлеше керде. Моннан тыш, предприятие тарафыннан мәдәният сарае янындагы һәм Тынычлык проспектындагы ике фонтан төзекләндерелде һәм куллануга тапшырылды.

Тик шәһәр кадәр шәһәрне бер предприятие көче белән генә шау чәчәк итеп бетереп булмый. Моның өчен һәр кибет, һәр предприятие үз территориясен матурларга, чәчәк клумбалары булдырырга, утырткан чәчәкләргә су сибеп торырга тиеш. Тик еш кына Алабуга урамнарындагы чәчәк түтәлләрендә я чүп үләне, я былтыргы кипкән яфракларны күрәсең.

- Шәһәрдә музей-ядкәрлектән тыш, башка бер генә оешма да чәчәк үсентеләре алуга "Горзеленхоз" белән килешү төземәде, диде Рим Сабирҗанов.

Шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов әлеге эшне контрольгә алырга һәм бер атна эчендә шәһәрнең барлык учреждениеләре территориясендә чәчәк утыртырга дигән күрсәтмә бирде.

Фәридә Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев