Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе

19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.

Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнүгә багышланган. Әлеге күргәзмә изге җомгада Рәгаиб кичәсе көнендә ачылуы белән үзенчәлекле.
Сирәк коллекцияләр галереясе — Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең яңа бүлекчәсе. Ул шәһәрнең тарихи өлешендә — элеккеге Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе урнашкан бинада урын алды.

«Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм кулъязма китаплар реставраторы Дамир Әхмәтгалиевның шәхси тупланмаларыннан тора. Мондый күргәзмә Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр оештырылды. Күргәзмәдә VII гасырдан алып безнең көннәргә кадәр таралган Коръәннәрне һәм Коръән битләренең күчермәләрен күрергә мөмкин.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко күргәзмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
— Күргәзмәне ачар алдыннан без мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән киңәшләштек, аның хәер-фатыйхасын алдык. Мөфтияттә булганда ул үзенең бай китапханәсендә саклана торган Коръәннәр белән таныштырды, һәм мин аннан аларны күргәзмәгә куярга сорадым. Камил хәзрәт бик теләп бу проектта катнашырга теләк белдерде. Без хәзер туристларга бик теләп бу Коръәннәрне күрсәтә, аларның тарихы белән таныштыра алабыз. Иң беренчеләрдән булып күргәзмә белән мәктәп укучылары, шәһәребез кунаклары таныша алачак, — диде Гөлзада Руденко, һәм ул мөфтигә һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка зур рәхмәт белдерде.

Үз чыгышыннан соң Гөлзада Руденко Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Дамир Әхмәтгалиевка һәм Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Икмәт Эриканга истәлек итеп чигелгән түбәтәйләр бүләк итте.



— Коръән белән бәйле бар нәрсә дә бөек була. Әгәр дә бу Изге китап безнең тормышыбызга, күңелләребезгә үтеп керсә, ул безнең көннәребезне һәм төннәребезне яктыртачак, тормышыбызны үзгәртәчәк. Коръәннең нинди тышлыкта булуы мөһим түгел, ә аның эчендә ниләр язылганы мөһим, — дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм күргәзмәнең Коръән белән кызыксынуга этәргеч ясаячагына ышаныч белдерде.

Камил хәзрәт — безнең республика тарихында иң яшь мөфти һәм Коръән-хафиз — мөселманнарның изге китабын яттан белүче бердәнбер Россия мөфтие. Ул күргәзмә өчен үз коллекциясен тәкъдим итеп кенә калмады, ә музей-ядкарьлеккә бүләккә бер биттә «Казан Басма» дип аталган уникаль Коръән басмасын һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән Изге китапның мәгънәви тәрҗемәләре булган 5 китап та бүләк итте.

Алга таба күргәзмә ачылышында катнашучыларны ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан сәламләде.
— Шәхсән үз исемемнән, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән сезне барыгызны да үзебезнең яраткан шәһәрбездә, яраткан районыбызда каршы алуыбызга шат. Бу күргәзмәдә VII гасырдан бирле тупланган Коръәннәр урын алган, бу — районыбыз өчен зур бүләк, — диде Ленар Нургаянов һәм әлеге күргәзмәгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт әйтте.

Исмәт Эрикан Камил хәзрәткә шәхси коллекциясеннән өлеш чыгарганы өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, үз коллекцияңне башкаларга тәкъдим итү, аның белән уртаклашу Коръәннең кыйммәтен тагын да арттыра.

Күргәзмәдә шулай ук Дамир Әхмәтгалиев күчереп язган Коръән битләре дә урын алган. Ул Бохарада ислам нигезләрен өйрәнә, шунда ук борынгы Коръәннәрне реставрацияләү белән шөгыльләнә. 2020 елның көзендә Дамир Әхмәтгалиев тормышы иптәше белән бергә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенә рәссам-реставратор булып эшләү өчен күчеп килә. Экспозициягә Дамир Әхмәтгалиевның киҗе-мамык биттә һәм тиредә хиҗази һәм куфи язулары белән язылган Коръән битләре кергән. 
— Мин бу күргәзмәне оештыру турында күптән хыялландым. Менә Рәгаиб кичәсе — теләкләр төне үтте һәм теләгем тормышка ашты. Камил хәзрәт үзенең Коръәннәрен тәкъдим иткәч, ул икеләтә яктырып, балкып китте. Коръән — Аллаһ сүзе һәм аннан нур бөркелә, ул безнең йөрәкләргә үтеп керә, — диде Дамир Әхмәтгалиев.

Коръәннең төп нөсхәсе язылган битләр Испания, Төньяк һәм Үзәк Африка, Урта Азия, Һиндстан, Кытай, Малай ярымутравы, Россиянең төрле музей җыеннарында һәм шәхси коллекцияләрендә урын алган. 
«Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе алты ай дәвамында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев