Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәлам, күршем!

11 июньдә Алабуга шәһәренең 12 нче микрорайон халкы “Ишегалды бәйрәме”нә чакырылды. Алабугалылар чакыруны шатланып кабул итте һәм гаиләләре белән күңел ачарга килде.

Кичке сәгать биштә 12 нче микрорайон ишегалларының берсендә музыка яңгырый башлады, хәтта иң ялкау кешегә дә өйдә утырырга ирек бирмәделәр. Ни өчен тагын бер тапкыр күршеләребез белән очрашмаска яки, ниһаять, сәбәп булганда, алар белән танышмаска? Балалар өчен монда батут куелган иде, шулай ук попкорн һәм баллы мамык авыз итәргә тәкъдим ителде. Күңелле ритмнар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә кыенсынмыйча биергә мәҗбүр итте.

Күңел ачу программасы башланыр алдыннан, 5нче территориаль жәмәгать үзидарәсе вәкиле Габделвәли Кашапов сүз алды. Ул халыкны бәйрәм белән тәбрикләп кенә калмады, җыр да башкарды. Безнең шәһәр активисты һәм эчке эшләр министрлыгы ветераны Елизавета Харисова үз шигырен укыды. Шулай ук Елизавета Леонид кызы балаларның шат йөзләрен күргәч, яше турында бөтенләй онытуын, балалар биегәндә кушыласы килүен әйтте. Сүз уңаеннан, кечкенә алабугалылар өчен “Ишегалды бәйрәме”ндә аерым күңел ачу программасын тәкъдим иттеләр – нәниләр янына Николай Носовның “Белмәмеш” хикәясендәге геройлар кунакка килде. Алар балаларны шатландыру өстенә, бергәләп юл йөрү кагыйдәләре турында да искә төшерделәр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр, шулай ук мәктәптә яхшы укырга киңәш иттеләр.

Программа ахырында балалар шигырьләр сөйләде һәм бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев