Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлеккә – аерым игътибар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга укыту-җитештерү предприятиесе активистлары белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Проблемалар төрле – тротуарларны һәм җәяүлеләр кичү урыннарын, ишегалды эчендәге юлларны төзекләндерү, бордюр каймаларны агарту, шулай ук шәһәр җәмәгать транспорты һәм сукбай этләр белән бәйле вәзгыять мәсьәләләре кузгатылды. Барлык сораулар да район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан аерым контрольгә алынды.

Шул ук көнне Рөстәм Нуриев Алабуга бөке һәм пластмасса эшләнмәләр предприятиесендә булды. Биредә ул җитештерү биналарын, медпунктны карап чыкты, анда предприятие җитәкчесенә үз хезмәткәрләре өчен даими рәвештә медицина тикшерүен оештырырга – елга бер тапкыр флюорография узарга, кандагы шикәр дәрәҗәсен һәм артериаль кан басымын үлчәргә тәкъдим итте.

– Биредәге шартлар моны эшләргә мөмкинлек бирә. Риск төркемендә булган хезмәткәрләрне хастаханәдәге терапевтка җибәрергә кирәк, – дип өстәде Рөстәм Нуриев.

Шул ук көнне предприятиедә төрле ведомстволар һәм хезмәтләр җитәкчеләре катнашында иҗтимагый кабул итү булды. Күзләре күрмәүче инвалидларның сораулары сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук юл проблемалары турында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев